16+

16-17 яшьтә төрмәгә эләккән бала кем булып чыга?

Республикада быел балигъ булмаганнар төрле авырлык­тагы 982 җинаять кылган. Коточкыч хәл: уналты яшькә кадәрге балалар ике кешене үтергән.

16-17 яшьтә төрмәгә эләккән бала кем булып чыга?

Республикада быел балигъ булмаганнар төрле авырлык­тагы 982 җинаять кылган. Коточкыч хәл: уналты яшькә кадәрге балалар ике кешене үтергән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә китерелде бу фактлар. Казан, Чаллы, Нурлат, Аксубай, Әгерҗе, Бөгелмә һәм Тәтештә төнлә балалар катнашындагы җинаятьләр узган елгыдан күбрәк теркәлә башлаган.

- Ата-анасы яки башка өлкән кеше белән булмаган очракта, уналты яшькә кадәрге балаларга җәй көне 23.00 сәгатьтән соң, ә кыш көне 22.00 сәгатьтән соң үзләренә генә йөрергә рөхсәт ителми. Закон таләбен үтәмәсәң, 100-500 сум штраф, - дип кисәтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар һәм полициянең участок вәкаләтлеләренең эшчәнлеген оештыру идарәсе җитәкчесе урынбасары-бүлек җитәкчесе Лариса Осипова.
Төнге сәгатьләрдә үзләре генә йөргән дүрт мең бала полиция бүлекләренә китерелгән. Хокук бозган өчен 3821 бала исәпкә куелган.

- Социаль имин булмаган 4471 гаилә исәптә тора, быел 341 гаилә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде. Без баланы гаиләдән тартып алу ягында түгел, чөнки бу - сабый өчен дә зур тетрәнү. Ләкин ата-­ана тәмам эчкечелеккә сабышкан гаиләләрдә бала язмыш кочагында кала. Ата-аналар уйласыннар: төнлә урамда йөргән бала йә җинаятькә тартыла, йә үзе үк җинаять корбанына әверелә, - дип борчылып әйтте Лариса Осипова.

- 36 ана үз теләкләрендә алкоголизмнан дәвалану курс­лары узды. Быел янә 45 хатын-кыз дәваланачак. Татарстандагы җиде интернатта 167 бала тәрбияләнә. 23 балабыз Пермьдәге колониядә, - дип фикерне тулыландырды ­Балигъ­ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссия­сенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов ялгыш юлга баскан һәр бала өчен көрәшергә чакырды.
- Тәрбиягә авыр бирелүче балаларга кайберәүләр кул селти, «төрмәгә утыртырга кирәк», диләр. Мин күп еллар эчке эшләр органнарында хезмәт куйган кеше буларак, төрмәнең нәрсә икәнлеген яхшы беләм. 16-17 яшьтә төрмәгә эләккән бала кем булып чыга, чыккач, кая бара? Аның яшәр урыны да, каккан «казыгы» да юк, - диде Рафил Ногманов.

Республикада хокук тәртибен бозганы өчен ел саен уртача 2500 бала полициягә исәпкә куела, ызгыш-талашлы өч мең гаилә ачыклана. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин әйткәнчә, балигъ булмаганнар арасындагы җинаятьчелек дәүләт, җәмәгатьчелек һәм гаилә өчен җитди мәсьәлә булып тора.

Рәдиф КАРАГАЙ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading