Гадәттәгечә, декабрь аенда «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсы җиңүчеләре бүләкләнә. Быел бәйгедә 2 156 кеше көч сынашкан. Катнашучылар арасында Йемен, Вьетнам, Төрекмәнстан кебек чит илләр дә бар.
«Республика фәнсез яши алмый»
Инде уникенче тапкыр оештырылган республикакүләм бәйгенең максаты - инновацион эшчәнлеккә этәргеч бирү, фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль казанышларын алга сөрү. Бәйгенең исемендә «50 инновацион идея» дигән сүз булса да, җиңүчеләр саны соңгы елларда йөздән артып китә. Мәсәлән, быел 176 кеше җиңүгә лаек булды.
Җиңүчеләр «Перспектива», «Мәгариф өлкәсендә инновацияләр», «Инновацияләргә старт», «Наноимпульс», «Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары», «Ел патенты», «Социаль әһәмияткә ия инновацияләр», «Яшьләр инновацион проектлары» дигән сигез номинация буенча бүләкләнә. Аларга, эшләрен алга җибәрергә ярдәм буларак, 25 меңнән алып 50 мең сумга кадәр премия тапшырыла.
- Тантаналы чараны быел без Инвестицион-венчур фондының зурайтылган попечительләр советы утырышы белән башладык. Алдагы елларда аны Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков җитәкләсә, быел Президент үзе алып барды. Бүген биредә бәйге җиңүчеләренең исеме расланды, - диде Татарстанның Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов.
Айнур Айдельдинов шулай ук, киләсе елга 26-27 апрель көннәрендә Иннополис шәһәрендә Россия венчурлык форумы һәм IV Россия технологик туры узачагы турында хәбәр итте.
- Ел саен без 2000нән артык гариза кабул итәбез. Мәгариф системасында булган проблемалар, азык-төлек, биотехнологияләр, айти-технологияләр, химия, нефтехимия тармагына караган идеяләр аеруча күп, - диде ул.
Җиңүчеләрне Илдар Халиков тәбрикләде.
- Бүген бу залда республиканың гына түгел, ә бөтен Россиянең фән һәм алгарышын таныта торган кешеләр җыелган. Безнең өчен бу аеруча да үзенчәлекле бәйге. Биредә без яңа проектлар, яңа идеялар булдыручы кешеләрне җыйдык. Республика һәрвакыт инициативалы кешеләргә ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк тә. Нефть чыгару, нефтехимия өлкәсе зур урын алган, бөтен дөньяга көндәш булырлык авиация техникасы, вертолетлар, хәрби кораблар, автомобильләр җитештергән республика яңа идеяләрсез, фәнсез яши алмый. Мин сезне җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм. Идеяләрегез кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртсен, - диде Илдар Халиков.
Мәктәп укучылары - ТКХ, студентлар нефть тармагын үстерә
Премьер-министр «Перспектива» номинациясендә җиңү яулаган яшьләргә бүләкләр тапшырды. Әлеге номинациядә яңа технологияләр уйлап тапкан 11-19 яшьлек укучыларны, студентларны билгеләп киттеләр. Алар арасында Әлмәт политехник техникумының IV курс егетләре Ренат Иктисамов белән Андрей Галимов та бар. Егетләрнең ачышы нефть тармагында эшне җиңеләйтүгә юнәлтелгән. Ренат җирне бораулаганда кулланыла торган эремә уйлап тапкан. Егет сүзләренчә, аның идеясе бораулауны тизләтәчәк, акчаны янга калдырачак. 18 яшьлек Ренат үз ачышын «Татнефть» ширкәтенә дә тәкъдим итеп караган.
- Ул вакытта мин яңа уйлап тапкан бораулау ысулының икътисади ягын санап өлгермәдем. Теория буенча, ул - зур керемле проект. Ләкин аны дәлилләү өчен миңа үз идеямне биш скважинада гамәлдә тикшереп карарга туры киләчәк. Әлегә ул бары тик 2014 елда бер скважинада гына сыналды. Бу проект югалып калмаячак, белгечләр тарафыннан ул югары бәяләнде, - диде Ренат.
Андрейның эшен бер оешма инде шактый гына уңышлы куллана башлаган.
- Безнең техникумда дәрестән тыш түгәрәкләр бар. Шунда нефть тармагында эшләгән оешмалар безгә бу өлкәнең кимчелекле яклары, җитешсезлекләре, нинди идеяләргә мохтаҗ булулары хакында сөйли. Без аларның сораулары буенча нефть өлкәсендәге эшне җиңеләйтергә тырышабыз, - диде Андрей Галимов.
Шул ук номинациядә җиңү яулаган 16 яшьлек Константин Потапов кар чистарта торган җайланма уйлап чыгарган. Аның эш үзенчәлеге шунда - карны карчистарткыч эретеп, шул ук вакытта суны фильтр аша чистартып бара икән.
- Безнең 145нче лицей территориясендә сквер бар. Кыш көне анда гел кар була. Зур машиналарга керергә җайсыз, ә аны каядыр түгәргә кирәк. Менә шулай туды да инде бу идея. Аны беренче катта урнашкан оешмалар, шәхси йортларда, торак-коммуналь хезмәткәрләре куллана ала. Шәһәрдә, беренчедән, урын юк, икенчедән, теләсә кая кар өйгән өчен штраф салалар, - ди Константин.
Аның эше белән инде Казан моторлар төзү берләшмәсе һәм Яңа Савин белән Авиатөзелеш районы администрациясе кызыксынган.
Җиңүчеләр миллионлык хезмәт хакы ала
Бәйгедә катнашучылар арасында проектлары әле идея форматыннан чыкмаганнар, шул ук вакытта инде уңышлы гына бизнес төзи алганнар да бар. Конкурстан тыш «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу үзәгенең бер бүлмәсендә әлеге бәйгедә җиңү яулап, хәзер ай саен миллионлаган керем алучы сигез проект күргәзмәсе булды.
- Бу сигез оешманың дүртесе - «Татарстан өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсы җиңүчеләре, калганнары - «Идея-1000» проекты җимешләре. Аларның кереме хәзер 20-100 миллионга кадәр җитә. Быел яшь оешмаларга акселерацион программа (тиз арада үсүгә, уңышка ирешергә ярдәм итә торган программа) тәкъдим иттек. Биредә катнашу өчен 378 эш тәкъдим ителде, шуларның 13ен сайлап алып, җитәкчеләрен Ирландия, Америка илләренә юллама биреп укыттык. Аларның алтысы бүген 250 миллион сумлык инвестиция алырга әзерләнә, - диде Айнур Айдельдинов.
Роберт белән Артур Госмановлар да узган ел «Идея-1000» проектының «Старт-1» номинациясендә җиңеп чыккан. Аларга «Корпоратив спорт» оешмасына нигез салу өчен бер миллион акча бүлеп биргәннәр. Хәзер исә егетләр шул ук бәйгенең «Старт-2» номинациясендә катнаша. Бу - оешмаларын киңәйтү һәм дөнья дәрәҗәсенә чыгару өчен тагын бер адым.
- Без өч елдан артык спорт чаралары оештырабыз. Шунда булачак спорт чарасы турында барлык мәгълүматны берләштергән, соңыннан нәтиҗәләрне күрсәткән бердәм система юк икәнен күреп алдык. Уйлап тапкан программабыз шуның белән шөгыльләнә дә. Республикада безгә Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәм итә. Ил буенча Россия футбол союзының «дуслары» без. Максатыбыз - бизнес төзү генә түгел, ә һәвәскәрләр спортын җәелдереп җибәрү, - диләр егетләр.
Комментарийлар