16+

168 ел яшәгән: көтүче Шираль Мөслимовның шаккаткыч рекорды

Гомер озынлыгы буенча рәсми рекордсмен булып 123 яшендә вафат булган Франция кешесе Жанна Кельман тора.

168 ел яшәгән: көтүче Шираль Мөслимовның шаккаткыч рекорды

Гомер озынлыгы буенча рәсми рекордсмен булып 123 яшендә вафат булган Франция кешесе Жанна Кельман тора.

Әмма Гиннесс рекордлар китабы совет гражданинын игътибарсыз калдырган. Милләте буенча талыш Ширали Мөслимов 168 ел яшәгән!

Ширали Фарзали оглы Мөслимов 1805 елның 25 мартында Әзәрбәйҗанның Барзаву авылында дөньяга килә. Туу датасы – шартлы. Аны, әлбәттә, паспортта күрсәткәннәр, тик туу турында таныклык нигезендә түгел, чөнки Ширалида ул беркайчан да булмаган. Ул вакытта балаларының туган көннәрен гаилә Коръән битләренә яки балчык чүлмәкләргә язып куя торган булган, аннары аларны туфракка күмеп куйганнар. Әмма Ширалиның әти-әнисе икенче юлдан китә. Дөресен әйткәндә, шул "чүлмәк" соңрак "документ" була.

Ширали бөтен гомерен туган авылында уздырган. Үлгәнче көтүче булып эшләгән, бакчаны карарга яраткан. 136 яшендә чираттагы тапкыр 57 яшьлек хатынга өйләнгән. Кызлары туган. Шул рәвешле, Шираль тагын бер рекорд куйган – ул планетада иң өлкән әти кеше булып чыккан. Шуның белән ул совет чоры йолдызы була. Аны төрле программаларда, документаль фильмнарда төшәргә чакырганнар, партия эшлеклеләре котлаган.

Мондый игътибар тирә-юньдәгеләрнең Мөслимовның серен белү теләге белән дә аңлатыла. Хәер, ул аны яшермәгән дә. 168 елгача яшәргә булышкан киңәшләре белән чын күңелдән бүлешкән: исерткеч эчемлекләр кулланмаска, тәмәке тартмаска, көн саен җәяү йөрергә. Бал, сыр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр яраткан, чишмә суына һәм үлән чәйләренә өстенлек биргән. Әмма Мөслимов төп шарт дип хезмәтне санаган. "Һәрвакыт эшләргә кирәк, тырай тибү ялкаулыкка китерә", – дип кабатларга яраткан Ширали Мөслимов. Ул 1973 елның 2 сентябрендә вафат була.

(“Русская Семерка”)
Фото: социаль челтәрдән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading