16+

17 октябрьдә «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясе башлана

17 октябрьдә, Татарстанда иртәнге 10да контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм күрсәтүне максат итеп куйган «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясе башлана.

17 октябрьдә «ВСЕ СВОИ»  патриотик акциясе башлана

17 октябрьдә, Татарстанда иртәнге 10да контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм күрсәтүне максат итеп куйган «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясе башлана.

Марафон барган көнне туры эфирда контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары хакындагы сорауларга җаваплар яңгыраячак.

Марафонның туры трансляциясен «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендәге «Татарстан Республикасы» рәсми төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио», «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиоларында карарга һәм тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына керә һәм 117 кайнар линия телефонына шалтырата ала.

Шулай ук 17 октябрьдә Казанның Бауман урамында, «Җиңү проспекты» метро станциясе, «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты» сәүдә үзәге янында пикетлар узачак, анда контракт буенча хезмәт итү турында консультация алырга мөмкин.

Искәртеп узабыз, республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары, 117 колл-үзәге эшли, аларда гражданнарны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзер торалар.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading