16+

Татарстан дүрт мең егетен армиягә озата

Календарьга игътибар итсәгез, октябрь җитте, димәк, солдат яшендәге - 1988-1997 елларда туган егетләрне барлар чак. Көзге чакырылыш Кыш бабай килгәнче - 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан дүрт мең егетен армиягә озата

Календарьга игътибар итсәгез, октябрь җитте, димәк, солдат яшендәге - 1988-1997 елларда туган егетләрне барлар чак. Көзге чакырылыш Кыш бабай килгәнче - 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Т атарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин кичә журналистларга сөйләгәнчә, республика буенча бу елның октябрь-декабрь айларында чакырылыш комиссиясенә 20 меңнән артык кешене көтәләр. План буенча дүрт меңен җибәрәсе, шуларның 40 процентын - коры җир гаскәрләренә, 12 процентын - РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә, 11 процентын - хәрби диңгез флотына, 8әр процентын - ракета, хәрби десант гаскәрләренә һ.б. Егетләрне армия сафларына 22 октябрьдән җибәрергә ниятлиләр.

Былтыр да, быел да аеруча югары һәм урта махсус белемлеләрне күзлиләр, 2500 акыллыбашка кирза итекләр кидерәчәкләр.
- Татарстан шәһәр-районнарыннан 2015 елда чакырылган егетләрнең хезмәт шартларын тикшерү, буш вакытларын файдалы үткәрүдә ярдәм күрсәтү йөзеннән, район җитәкчеләре 28 хәрби частька барды, видео элемтә аша ике тапкыр аралашу үткәрелде, - диде Сергей Погодин.

Республиканың Хәрби комиссары белән Кеше хокуклары буенча вәка­ләтле вәкил чакырылыш егетләре белән очрашып, аларның хокуклары һәм бурычлары турында тәфсилләп сөйлиләр. Быелгы көздә шундый дүрт күчмә очрашу үтәчәк. Тагын бер сөенечле хәбәр: башка еллардагыча, быел да армиягә баручы һәр егеткә кесә телефоны бүләк ителә. Моннан тыш, республиканың җыелу пунктында һәркемгә банк карталары ачып, ай саен ике мең сум күчә торган була, ятимнәргә - өч мең сум. Быелгы көзге чакырылышта 35 кеше альтернатив гражданлык хезмәткә юллана.
Казан гарнизоны хәрби прокуроры Андрей Сысолятин сүзләренчә, егетләрне хезмәт итү урыннарына озату кышкы чорга туры килә. Бөтен нәрсә шартына туры китереп үтәлсен һәм егетләр салкын тидермәсен өчен, хәрби про­куратура күзәтчелек итәчәк.

«Кайнар элемтә» номерлары Хәрби прокуратураның Казан гарнизоны: 264-23-51
ТР Хәрби комиссариаты: 221-60-06
(кыска номер: 05216)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading