16+

«365 көн дә хәйриячелек гамәлләреннән торсын иде»

Казан Ратушасында 17 мартта мэр Илсур Метшин республиканың һәм башкаланың хәйрия оешмалары вәкилләре белән очрашты. Әлеге чарада Казан шәһәре районнары хакимиятләре башлыклары да катнашты.

«365 көн дә хәйриячелек гамәлләреннән торсын иде»

Казан Ратушасында 17 мартта мэр Илсур Метшин республиканың һәм башкаланың хәйрия оешмалары вәкилләре белән очрашты. Әлеге чарада Казан шәһәре районнары хакимиятләре башлыклары да катнашты.

- Шәһәр Думасының 12 программасының берсе - Казанны игелекле шәһәр итү. Биш ел эчендә без Казанны Россия шәһәрләре арасында иң игелекле шәһәр дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш, - дип башлады сүзен Илсур Метшин.

Ләкин, бу дәрәҗәне ансат кына яулап булмаячак.

- Танылган династияләрнең хәйриячелек гамәлләре Казан тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Әмма, инкыйлабтан соң хәйриячелек өзелеп калды. Советлар чорында халыкны партия кайгыртты һәм начар кайгыртмады дип саныйм. Егерме еллар элек барлыкка килгән хәйрия оешмаларының кайберләре алдакчылар булып чыкты, шуның белән халыкның күңелен катырдылар, хәйриячелеккә ышанычны киметтеләр,-дип дәвам итте фикерләрен Илсур Метшин, - кешеләр күңеленә "шакып керү" катлаулы эш, күңелләрне кабат яуларга, хәйриячелек фондлары эшчәнлеген активлаштырырга кирәк.

Шәһәр башлыгы мәктәпләрдә "Шәфкатьлелек дәресләре" чаралары оештырылуына зур әһәмият бирде. "Балалар үзләре иҗат иткән сувенирлардан, рәсемнәрдән ярминкәләр оештырып, килгән акчаны авыру иптәшләрен дәвалауга күчерәләр. Фәннәрне, чит телләрне өйрәнү белән беррәттән, балалар шәфкатьлелеккә дә өйрәнеп үссеннәр иде. Биш елдан-студент, ә ун елдан үзләре ата-аналар булачаклар бит әлеге балалар", - диде ул.

Хәйрия оешмалары вәкилләре үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

- Клиник авыру балаларга ярдәм итәбез. Әлбәттә акча җитми. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Аңа хат белән мөрәҗәгать иткәч, авыру балаларга ярдәмгә республика бюджетыннан 91 миллион сум акча күчерелде, - диде "Анжела Вавилова фонды" оештыручыларының берсе Наталья Вавилова.

- Ятим балаларга булышабыз, хастаханәләрдә дәваланучы балаларны карыйбыз. Бу эшләрне ихластан студент-волонтерлар башкара. Социаль челтәрдәге сайттан күреп, ярдәм тәкъдим итәләр,- диде "Казан әниләре" ("Мамы Казани") хәйрия оешмасы координаторы Алсу Җаббарова.

Бала алып тәрбияләүче гаиләләргә булышлык хәйрия оешмасы әйдаманы Татьяна Степанова сөйләгәнчә, республикада - 3500, ә Казанда 200 бала интернатларда яши.
- Казанда өч йөз гаилә ятим бала алып тәрбияли. Бала алырга теләүчеләр бар, - ди Татьяна Степанова, - ләкин кайберәүләрнең торак мәйданы мөмкинлек бирми.

Мэр Илсур Метшин гаиләгә тәрбиягә берничә ятим бала алырга ниятләүчеләргә зуррак фатир бирү мәсьәләсен өйрәнү зарурлыгын искәртте.
- Узган ел төрле предприятиеләр һәм оешмалар булышлыгында авыру балаларны дәвалауга 180 миллион сум акча күчердек. 5 сентябрь бөтен дөньяда - Халыкара хәйрия көне. Бу көнне хәйрия акцияләре үткәрик,- дип тәкъдим кертте "Ак Барс созидание" фонды вәкиле Әлфия Вәлиева.

- Бишенче сентябрь генә түгел, 365 көн дә хәйриячелек гамәлләреннән торсын иде,- дип, Әлфия ханымның фикерләрен хуплады мэр Илсур Метшин.

Казанда хәйриячелекне җанландыру максатында, шәһәр җитәкчеләре хәйрия фондлары вәкилләре белән даими очрашып торырга килештеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading