16+

85 яшьлек әби хәрбиләребезгә оекбаш бәйли

Махсус хәрби операция бездән бик еракта кебек тоелса да, берәүне дә битараф калдырмады. Уйлый белгән һәркемнең йокысын качырды. 

85 яшьлек әби хәрбиләребезгә оекбаш бәйли

Махсус хәрби операция бездән бик еракта кебек тоелса да, берәүне дә битараф калдырмады. Уйлый белгән һәркемнең йокысын качырды. 

Ил буенча өлешчә мобилизация башланып, кемнең улы, кемнең кияве, кемнең әтисе хәрби өйрәнүләргә алынгач, бу афәтнең бөтен кешелек башына төшүен аңлаучылар көнләп түгел сәгатьләп артты. 

Чаллыда гомер итүче Мөслим кызы Люция Нуруллинага да: “Мин ничек ярдәм итә алам соң?” – дигән уй тынгы бирми. Атна буе чарасызлыктан канатлары салынып, күңеле төшеп йөри башта. Гуманитар ярдәм җыю пункларына сәдака- күчтәнәчләр дә илтеп кайткач кына тынычлангандай була беразга. Тик озакка түгел. Аннары интернетта актарына торгач, фронтка дип оек-бияләй бәйләүчеләр төркеменә юлыга. Менә бит һәркем үзеннән хәл кадәренчә өлеш кертергә тырыша. Әйе, елап утырыр чак түгел. Алда салкын буранлы кыш.

Егетләребезнең аяклары өшемәсен дип, оекбашлар бәйләргә икрәк. Аяклары туңмаса, үзләре дә өшемәсләр. Шулай уйлап бәйләүчеләр янына килә. Алардан җепләр алып кайтып, үзе дә эшкә тотына. Балачакта үзенә оекбаш бәйләп киеп үскән кыз бит. Белгән һөнәр онытылмаган.

Егетләрнең аяклары җылыныр дип өметләнеп, шуны күз алдына китереп, яңгырлы көзге кичләрдә дәртәнеп бәйли беренче оекбашларын. Йокысы да кача. Аннары шулай бәйләп утырганда башына тагын бер шәп уй килә. “Дусларым-танышларым күп бит, алар да ярдәм итсә, оекбашлар да күп булыр иде!" – ди һәм бу уен Лаешта бергә укыган төркемдәше Чирмешән кызы Гөлнур Гайфетдиновага әйтә. Анысы көтеп кенә торган, диярсең, Берсүзсез: “Бәйлибез, минем әни дә бәйли”, – ди. 

Инде җеп табу мәсьәләсе килеп баса. Нинди җепләр кулланылганын белә бит инде, шундыйларны сорап кызына шалтырата. Кызы Мәскәү базарына барып, куллары белән үзе тотып карап, иң сыйфатлы иң йомшак җепләрне сайлап алып әнисенә җибәрә. 150 пар оекбашка җитәрлек була ул. Олысы да, кечесе дә кичекмәстән эшкә тотыналар. Чирмешән районы Туймәт авылыннан Рауза апага (Гөлнурның әнисе) октябрь аенда 85 яшь тулган. Ул үзенең юбилей көнен иң күп оекбаш бәйләп үткәргән. “Без сугыш чоры балалары: ачлыкны да, юклыкны да күп күрдек. Инде бүтән күрергә язмасын, күкләребез аяз булсын иде!” – ди ул күз яшьләрен сөртеп.

Аңардан үрнәк алып, калышмаска тырышучы уңганнар шактый бу авылда. Үзләре сарык йонын эрләп бәйләүчеләргә рәхмәтнең иң олысы. Андый оекбашлар җылырак та була бит ул.

Люция ханымның туган авылы – Мөслим районы Татар Бүләрендә дә бу эшне оештырып җибәргәннәр. Мәдәният йорты директоры Римма ханым Хөснимәрдәнова башта уңган-булган апа-җиңгиләрне җыеп чәй өстәле артында киңәшләшә. “Ил төкерсә, күл була күп була”, – дип, озак сузмый эшкә дә керешәләр. Оекбашлар, бияләйләр, муенсалар бәйлиләр.

Әле күптән түгел шул якларга гуманитар ярдәм киткән. Күз нурларын түгеп, күңел җылыларын да кушып бәйләнгән, егетләребезнең аякларын гына түгел, җаннарын да җылытыр оекбаш-бияләйләр үз ияләренә барып ирешсен иде. Кайберләренең эчләренә изге теләкләр теләп, догалар да, хатлар да язып тыгып куялар. Бу ак күңелле апа-әбиләрнең догалары егетләребезне исән-сау туган якларга алып кайтыр дип бик ышанасы килә.



 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading