16+

91 яшьлек Кәримә ханым: «Крематорий кирәк миңа, үзем үлгәч тәнемә хәзрәт тә, поп та кагыласы булмасын»

Күптән түгел бер укучыбыз мөрәҗәгать итте. «Миңа әби дип, картайганымны исемә төшереп тормагыз, апа дип тә дәшмәгез, мин Кәримә ханым булам», - диде ул, үзе белән таныштырып. Кәримә ханымга - 91 яшь. Газетабызның даими укучысы икән. Кайбер язмаларга карата үз фикерен белдергәннән соң, Казанда крематорийны кайчан төзеячәкләр, дип, мәсьәләне сыртыннан...

91 яшьлек Кәримә ханым: «Крематорий кирәк миңа, үзем үлгәч тәнемә хәзрәт тә, поп та кагыласы булмасын»

Күптән түгел бер укучыбыз мөрәҗәгать итте. «Миңа әби дип, картайганымны исемә төшереп тормагыз, апа дип тә дәшмәгез, мин Кәримә ханым булам», - диде ул, үзе белән таныштырып. Кәримә ханымга - 91 яшь. Газетабызның даими укучысы икән. Кайбер язмаларга карата үз фикерен белдергәннән соң, Казанда крематорийны кайчан төзеячәкләр, дип, мәсьәләне сыртыннан...

Кешегә юк, хайванга бар

- Мин беркайчан да кияүгә чыкмадым, балаларым да, туганнарым да юк. Япа-ялгызым. Ходайга ышанмыйм. Минем өчен күк кенә бар, тәңрече мин. Шуңа да, үзем үлгәч тә, тәнемә хәзрәт тә, поп та кагыласы булмасын иде. Безнең кебекләр өчен крематорий кирәк. Ялгыз кешеләрне җирләргә иң кулай урын булыр иде бит бу, зираттан җир алып интегәсе дә юк, җәсадне яндыралар да эше бетте, - дип гаҗәпләндерде Кәримә ханым.

Россиядә егермеләп крематорий исәпләнә. Аның дүртесе Мәскәүдә урнашкан. Казанда да крематорий төзү турында сүзләр күптәннән йөри. Әмма бу мәсьәләдә төгәл фикергә килгәннәре юк. Кеше җәсаден яндырыргамы-юкмы дигән сорауга татарстанлылар төрлечә җавап бирә. Меңләгән халкы булган шәһәрдә көн саен 40лап кеше үлә тора, зиратлар аз. Күбесе ябык. Җир дефициты проблемасын хәл итү максатында, крематорий үзен аклый да кебек. Өстәвенә экологлар да, крематорийлар әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми, дип саный. Кайберәүләр, Арча зираты рәшәткәсе тирәсендә дә җәсаде яндырылган кешеләрнең көлләрен күмеп куярга булыр иде, дип тәкъдим итә. Икенче яктан караганда, бездә күпчелек халыкның менталитеты крематорийларны кабул итеп бетерә алмый. Дин әһелләре дә моңа каршы. Крематорий төзү шактый кыйммәт, халык арасында ул киң кулланышта булырмы? Шуңа да инвесторлар бу эшкә алынырга икеләнә.

Республикада кешеләр өчен крематорий төзелү ачык сорау булып кала бирсә, Казанда хайваннар өчен андый урын булдырганнар. Интернетта эзләнә торгач, шундый берничә шәхси оешмага юлыктым. Аларның берсе Родина урамында ук урнашкан. «Биосфера» ширкәтенә карый.
Юк этемне яндырырга ки­рәк дигән сәбәп белән, мин дә боларга мөрәҗәгать иттем.
- Мәчене яндыру - 1 мең, этегезнең авырлыгына карап, бәя үзгәрә, - диде хезмәткәр.
Минем, имеш, 25 килолы «мәрхүм булган дүрт аяк­лы дустымны» яндыру 3000 сумга төшәчәк, диделәр. «Кө­лен бирәсезме соң?» - дигәч, хезмәткәр: «Барлык хайваннарны бергә яндырабыз без, кушылган көлне генә бирә алабыз, безгә жәл түгел», - ди.

Үләргә куркырсың

Бу атна үлем темасына бик бай булды әле. Туры килүен әйт, икенче бер укучыбыз да, шалтыратып, соңгы юлга озату турында зары белән бүлеште.
- Шәһәр җирендә үләргә куркыта икән. Монда иң мөһиме - кешене кадерләп соңгы юлга озату түгел, кәгазь, белешмә алу, кирәкле документларың булмаса, җирләмиләр дә, - ди исемен әйтергә теләмәгән укучыбыз. - Мәчеттән мулла, мәетне юучыларны чакырткан өчен акча сорыйлар, дога укыган өчен түлисең, кәфенләгән өчен тагын акча. Машина белән районга алып кайткан өчен 150 чакрым юлга да ун мең сумга якын чыгарып бирергә туры килде. Исләрем китте, куркуыңнан үлә алмый калырсың. Безнең авылда берәү үлгән хатынын юкка гына җиңел машинага утыртып, саклык каешы белән эләктереп утыртып кайтмаган икән, бөтен авыл гаеп итте үзен, мәетне турайта алмый да азапландылар, ир, үзенчә, акчаны янга калдырырга теләгән булгандыр инде. Мулла дигәннәре дә шәһәрдә заманча икән, аягына носки да киеп тормаган, яланаякка ботинка элгән егет мәетне җирләү кагыйдәләре турында сөйләгән була. Киләчәктә кешене соңгы юлга озатырга шәрә килмәсәләр ярый инде.

Фото бизәү өчен генә бирелде

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading