16+

Аерылмагыз, булса да сәбәпләре!

Казанның ЗАГС идарәсендә «Гаиләне саклыйк» дигән яңа программа эшли башлады. ЗАГС хезмәткәрләре, психологлар белән берлектә, Россиядә тиңе булмаган проектка алынган.

Аерылмагыз, булса да сәбәпләре!

Казанның ЗАГС идарәсендә «Гаиләне саклыйк» дигән яңа программа эшли башлады. ЗАГС хезмәткәрләре, психологлар белән берлектә, Россиядә тиңе булмаган проектка алынган.

Идарә җитәкчесе Гүзәл Габбасова «ШК»га сөйләгәнчә, әлеге проект фәкать Америка белән Европада гына булган. Анда да ЗАГС идарәсендә түгел, ә аерым бер мәйданчыкта.

- «Гаиләне саклыйк» программасы турында узган елны ук уйлана башладык. Татарстанның Министрлар Кабинетыннан алган грант ярдәмендә аны быел эшләтеп тә җибәрдек. Проектны Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты каршындагы «Доверие» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә гамәлгә ашырабыз. Максатыбыз - гаиләләрне саклап калу. Аерылышу алдында торган парларны психологлар белән сөйләшергә чакырабыз. Әлеге хезмәт бушлай. Психолог-медиаторлар белән алар күпме телиләр, шуның кадәр очраша алалар. Беренче очрашуга җиде пар килгән иде. Нәтиҗәдә, бер пар аерылышмаска дигән ныклы карарга килде, калган өч пар һәм яңа тугыз пар икенче очрашуга килергә тиеш. Без алар белән ир һәм хатын-кыз үзара килешүгә барганчы эшләргә җыенабыз. Кайбер парлар бит хәтта үзара сөйләшергә, аңлашырга да теләми. Гаиләдә бала да бар бит әле. Аның хакына аңлашырга тиешсез дибез. Программада теләге булган һәр кеше катнаша ала. Медиаторлар белән очрашу чәршәмбе көннәрендә сәгать 14.00дән 17.00гә кадәр ЗАГС идарәсендә (Меридианная урамы, 4) һәм Идел буе районының ЗАГС бүлегендә (Зорге урамы, 89) оештырыла, - дип сөйләде безгә Гүзәл Габбасова.

Гаилә - динне, милекне, тән һәм нәселне саклау гаранты

Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте дә төрле кыенлыклар алдында калган гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтергә ниятли. Әлеге максаттан бүген «Гаилә» мәчетендә «Мөселман гаилә психологларын әзерләү программасы» темасына түгәрәк өстәл оештырыла. Чараның максаты - мөселман кыйммәтләрен күздә тотып, гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтә алучы психолог-консультантлар булдыру. Аерым алганда, түгәрәк өстәлдә катнашучы экспертлар мөселман гаилә психологларының тормыш юлдашын сайлау, гаиләдә уңай мөнәсәбәтләр булдыру, гаиләне саклау кебек мөһим темаларда нинди ярдәм кертә алуы турында сөйләшәчәкләр. Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, гаилә - дин, аң, милек, тән һәм нәселне саклау гаранты, шулай ук Аллаһ каршында зур савап алу чыганагы, шуңа күрә гаилә кыйммәтләрен саклау кирәкле эш.

Аерылышырга ашыкмагыз

Хәтерләсәгез, Татарстанда аерылышулар процедурасын катлауландырырга җыеналар. Әлеге тәкъдимне беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың үрнәк гаиләләре белән очрашуда әйтте. Соңрак Президент бу проблеманы үзенең Дәүләт Советына еллык юлламасында да күтәреп чыкты. Татарстан тарафыннан эшләнгән аерылышу системасын катлауландыру процессы үз эченә берничә үзгәрешне ала. Хәзерге вакытта ир-ат хатыны белән аерылышу өчен гариза бирү хокукыннан бала туып, аңа бер яшь тулганчы мәхрүм ителгән булса, киләчәктә моны балага өч яшь булганчы озайтырга тәкъдим итәләр. Аерылышу процессында бер генә якның катнашуын да тыярга җыеналар. Анда ике якның да катнашуы мәҗбүри. Шулай ук республика хөкүмәтендәгеләр, ­аерылу турындагы гариза бирелгәннән соң яхшылап уйлау өчен бер генә ай җитми, аны өч ай итәргә кирәк, дигән фикердә тора.

2015 елда Татарстан башкаласында 12 мең 495 гаилә корылган. 2014 ел белән чагыштырганда, әлеге сан 3 процентка азрак. Аерылышучылар саны -4678, 2014 елга караганда, таркалган гаиләләрнең саны 7,5 процентка азрак.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading