16+

Агач утырту – изге эш

«Татмедиа» ААҖнең редакция филиаллары хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан буенча октябрь аенда ике меңнән артык агач һәм куак үсентесе утыртылды.

Агач утырту – изге эш

«Татмедиа» ААҖнең редакция филиаллары хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан буенча октябрь аенда ике меңнән артык агач һәм куак үсентесе утыртылды.

Журналистлар һәм төбәк телекомпанияләре хезмәткәрләре тарафыннан республиканың шәһәр һәм район үзәкләрендә 1957 төп алмагач, каен, юкә, корычагач, миләш һәм чыршы агачлары утыртылды. Изге эштән «Татмедиа» ААҖнең Казан редакцияләре дә читтә калмады, билгеле. Башкала мэриясе тарафыннан игълан ителгән «Яшел рекорд» акциясе кысаларында алар «Идел-Пресс» ачык акционерлык җәмгыяте һәм полиграфия-матбугат комплексы дирекциясе белән берлектә Ибраһимов проспектында һәм «Татмедиа» редакцияләр корпусы каршындагы мәйданда (Декабристлар урамы) 250 төп миләш агачы утырттылар. Моннан тыш «Татмедиа» ААҖ биләмәсендә шәһәрлеләрнең күзләрен иркәләп, 164 төп йомшак чыршы агачы үсеп утырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading