16+

Агропромпаркта Татарстанныкын сайла

Соңгы елда: «Бер яманның - бер яхшысы», - дип еш кабатлыйбыз. Чит илләрдән ризык кертелми башлагач, үзебезнең республика җитештерүчеләрен өр-яңа баштан ачтык дияргә була.

Агропромпаркта Татарстанныкын сайла

Соңгы елда: «Бер яманның - бер яхшысы», - дип еш кабатлыйбыз. Чит илләрдән ризык кертелми башлагач, үзебезнең республика җитештерүчеләрен өр-яңа баштан ачтык дияргә була.

«Казан» агросәнәгать паркында «Майский», «Челны-Бройлер», «Просто молоко», «Ярателла», «Пестречинка» компанияләренең сату нокталарында һәрвакыт чират. Кибеттә алмаш булмаганга түгел, яратып, кулланып караганнан соң, сыйфатына югары бәя биреп сайлыйлар бу ризыкларны сатып алучылар. Читтән кайтартылган ризык гел яхшы дигән фикер күңелгә кереп оялаган. Ә бит уйлап карасаң, атналар, айлар буе сакланган ризык ничек яхшы сыйфатлы була алсын? Бозылмасын өчен, составына ни генә салмыйлар. Татарстанда җитештерелгән товарларны халыкка таныту ниятеннән, агропромпаркта зур эшләр башкарыла. Бирегә килеп рәтләр арасыннан танышып кына йөрсәң дә, республика халкының ни чаклы уңган, булган икәнлеген күрәсең. Сыйфатлы ризыкны җитештерүче бәясе белән сатып алырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Агропромпарктагы халыкның күплеге - моның дәлиле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading