Татарстан табигате – экотуризм өчен ел әйләнәсендә файдаланып була торган Ходайдан бирелгән бүләк.
“Аккош күле” урман паркы моңа бер дәлил. Ул урманнары һәм күлләре белән 3600 гектар мәйданны били.
– Биредә 165 еллык наратлар, Татарстанның “Кызыл китабы”на кертелгән сирәк үсемлекләр, 170 төрдәге гөмбә үсә, 210 төрдәге кошлар, 37 төрдәге җәнлекләр яши, –дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм табигый казылмалардан файдалану проблемалары буенча институты директоры урынбасары Дмитрий Иванов матбугат конференциясендә.
Идел-Чулман дәүләт табигать биологик мохит тыюлыгы директоры Алексей Павлов әйткәнчә, “Аккош күле” урман паркы экотуристлык өчен бик кулай.
– Мәйдан пошилар һәм аюлар өчен кечрәк, әмма кешеләргә табигать кочагында калу өчен бик җитәрлек. Урман паркына мәгълүмат такталары урнаштырылачак, – диде Алексей Павлов.
Экотуристлар өчен Чувашия Республикасын һәм Ульяновск өлкәсен колачлаган “Идел сукмагы” (“Волжская тропа”) маршруты эшли.
– Быелның мартында әлеге маршрутның Казан өлеше дә ачылды. Испаниядә “Изге Яков”, ә Төркиядә “Ликийя” җәяүлеләр туристлык сукмаклары популяр. Бездә дә Чувашия, Ульяновск һәм Татарстанда Иделнең уң яры буенча җәяүләп сәяхәт итәргә була. Шушы 350 чакрымлы маршрутны өлешләп-өлешләп җәяүләп узсаң, йөрәккә дәва булачак, – диде “Идел сукмагы” проекты менеджеры Ольга Хөснетдинова.
Мобиль кушымтадан карап, “Идел сукмагы”ның Казан участогын үзлектән дә узарга була.
– СИБУР компаниясе, “Казан органик синтез” җәмгыяте табигатьне саклауга әһәмият бирә. “Идел сукмагы” маршрутын төзекләндерүгә һәм төзүгә ярдәм күрсәтелә. Туристларга, мәктәп укучыларына башта сәнәгать туристлыгы сыйфатында завод эшчәнлеге күрсәтелә, ә аннан соң экотуристлык сыйфатында “Аккош күле” урман паркына алып чыгыла, – диде “Казан органик синтез” эксперты Анастасия Романенко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар