16+

Аккош күленнән «диңгез» ясарга җыеналар?!

Кичә Казанда Аккош күле теземендәге Зур, Кече һәм Якты (Светлое) күлләренә су кудыру башланды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.

Аккош күленнән «диңгез» ясарга җыеналар?!

Кичә Казанда Аккош күле теземендәге Зур, Кече һәм Якты (Светлое) күлләренә су кудыру башланды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.

Күлгә су агызып утыру нинди әкәмәт хәл икән ул, дип кистереп әйтергә ашыкмагыз.
- Аккош күле теземендәге күлләрнең берсе дә табигый түгел, ягъни җир асты чишмә-сулары белән туенмыйлар, - дип, мәсьәләгә аңлатма кертте «Татмелиорация» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Альберт Зарипов.
Киров районының Урман арты бистәсендәге Аккош күле теземендәге Зур, Кече, Якты, Коры күлләренә яңгыр һәм кар сулары 8 мең гектар мәйданнан җыела торган булган. Горький шоссесы, сәнәгать корылмалары төзелү сәбәпле, бу мәйдан 650 гектарга гына калган. Нәтиҗәдә, Коры күл бөтенләй коргаксыган. Зур һәм Якты күлләре дә кибеп беткән диярлек. Горький шоссесы янәшәсендәге Кече Аккош күле дә елдан-ел саега бара, әледән-әле су кудыру гына коткара икән.



Аккош күле теземендәге күлләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы сулыкларны үстерү программасы кысаларында тернәкләндерелә.

- Изумрудное күленнән Якты күлгә 1,5 километр озынлыкта торба су­зылды. 120 көн дәвамында Аккош күле теземендәге күлләргә 1 447 795 кубометр су кудырылачак. Күлләр 3-4 метрга кадәр тирәнәйтелде, су комга сеңеп бетмәсен өчен, күл төпләре махсус тышча белән кап­ланды, - диде Альберт Зарипов.

Халык телендә күбрәк Карьер дип атала торган Изумрудное күле өчен хафаланырга кирәкми. Аның су күләменә зыян килмәячәк, чөнки күл җир асты сулары белән Идел елгасына тоташкан. «ТАИФ» ачык акционерлык җәмгыяте Якты күл төбен чистарту-ныгыту эшләренә - 250 миллион сум, ә насос станциясенә капиталь ремонт үткәрүгә 22 миллион сум хәйрия ярдәме күрсәткән. «ТАИФ» җитәкчелеге әйткәнчә, табигатьнең сакланышы акчадан мөһимрәк.
- Аккош күле теземендәге күлләрне тернәкләндерү буенча зур эш башкарылды, - диде Алексей Песошин.

- Проектны гамәлгә ашырудагы ярдәм өчен республика җитәкчелегенә, инвесторга, төзүчеләргә рәхмәт! Бу әле эшнең башы гына, - дип, ялкынланып, фикерне дәвам итте Илсур Метшин. - Су кудыру нәтиҗәсендә су өслеге бүгенге 4,2 гектардан 28 гектарга кадәр җитәчәк. Аккош күле теземендәге күлләр Россиядәге иң матур урыннарның берсенә әвереләчәк, Казанның экологик торышын тагын да яхшыртачак.



Наталия Фишман хәбәр иткәнчә, Аккош күле теземендәге төзекләндерү эшләре Россия Архитекторлары берлегенең дәрәҗәле «Көмеш тамгасы»на лаек булган. Наталия Фишман әлегә тирән чокырдан гына гыйбарәт булган Якты күл турында:
- Анда су да коенып булачак. Күл тирәләрен төзекләндерү эшләре киләсе елда башланачак. Монда җәяүлеләр сукмаклары, чаңгы һәм велосипед юллары ясалачак, җәмәгать туклануы рәтләре төзеләчәк, - дип, планнар белән дә уртаклашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading