16+

“Алма – бирмә!”, ришвәтчеләргә иярә күрмә

БМО Генераль Ассамблеясының 2003 елдагы карары нигезендә 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

“Алма – бирмә!”, ришвәтчеләргә иярә күрмә

БМО Генераль Ассамблеясының 2003 елдагы карары нигезендә 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шушы дата уңаеннан мөрәҗәгатендә: “Коррупция – социаль яктан куркыныч күренешләрнең берсе, ул җәмгыять тормышына тискәре йогынты ясый. Коррупциянең намуслылык һәм тигезлек төшенчәләрен бозуы аеруча начар хәл. Ул дәүләтнең хокукый һәм социаль-иктыйсади үсешенә сизелерлек киртә булып тора”, – дип әйтелә. 
Татарстан Рәисе искәрткәнчә, республикада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычындагы илкүләм проектлар колачлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Республикада ел саен 4 мең бина төзелә һәм төзекләндерелә. Болар: мәктәпләр, хастаханәләр, клублар, балалар бакчалары,..
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Казанда “Алма – бирмә!” республика коррупциягә каршы көрәш форумы үткәрелде. Анда хакимият һәм хокук саклау органнары вәкилләре, депутатлар, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре катнашты.
– Коррупциягә каршы профилактика – республикабызда хәл ителә торган төп мәсьәләләрнең берсе. Халык арасында аңлату эшләре алып барыла. Әлеге башлангычлар үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, ләкин тормыш бер урында гына тормый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, норматив җирлекне кабаттан карау һәм кайбер нигезләмәләрне яңарту вакыты җитте, – диде үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның коррупциягә каршы көрәш стратегиясе әле 2005 елда ук кабул ителгәнлеген искәртте ул. Халык белән элемтәдә “Халык контроле” мәгълүмат системасының мөһим роль уйнаганлыгын билгеләп үтте.
– Җәмгыять белән хакимият элемтәсен яңа баскычка күтәрү зарур. Җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәштә катнашуы бүләкләүгә лаеклы. Ләкин, астыртын рәвештә шикаять язучыларны, кешене каралтучыларны бүләкләү ярамый, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. 
Республика парламенты әйдаманы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтелүен әйтте. Дин һәм иҗтимагый оешмаларның коррупциягә каршы көрәштә катнашуларын хуплады.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading