16+

Альмира Мәҗитованың коллекциясендә 30дан артык милләт курчагы бар

Альмира Мәҗитова әле дә курчакларына күлмәкләр тегә. Һәм алар бер-берсен бөтенләй кабатламый. Һәр курчакның үзенә генә хас костюмы. 

Альмира Мәҗитованың коллекциясендә 30дан артык милләт курчагы бар

Альмира Мәҗитова әле дә курчакларына күлмәкләр тегә. Һәм алар бер-берсен бөтенләй кабатламый. Һәр курчакның үзенә генә хас костюмы. 

Альмира тумышы белән Тукай районының Биклән авылыннан. 1986 елдан бирле Кама Аланы бистәсендә яши. Һөнәрем буенча почта хезмәткәре, әмма ул юнәлештә эшләмәдем, тегү фабрикасында, соңрак йомшак уенчыклар тегү оешмасында эшләргә туры килде, ди ул.

Курчакларны исә 2020 елдан бирле киендерә. Бу идея очраклы рәвештә генә килмәгән. Ул елны ТАССРның 100 еллыгы итеп игълан иттеләр, шуннан төрле милли киемнәр кигән курчаклар коллекциясен булдыру идеясе барлыкка килде, дип искә ала Альмира. 

Аныңча милли костюмнар турында интернеттан мәгълүматлар туплаган. Аларны теккәндә, һәр милләтнең үзенә генә хас булган элементларын, бизәкләрен күрсәтергә тырыша. 

Костюмнар тегүдән тыш, картиналар, брошкалар чигә. Бәйләргә ярата. Кул эшләренә бала вакытта ук әнисеннән өйрәнгән. Элеккеге традиция буенча бирнәләрне дә хәтта үз кулы белән чиккән. Чигүле мендәр тышлары әле дә саклана икән. 

Бүген Альмираның коллекциясендә 30дан артык милләт курчагы бар. Алар арасында Идел буе төбәкләрендә гомер итүче, шулай ук элекке СССРда яшәгән һәм башка чит ил халыкларның милли курчакларын күрергә була. 

– Киләчәктә коллекцияне тагын да арттырырга уйлыйм. Бөтен дөньяда яшәүче халыкларның милли киемнәрен кигән курчаклар булачак алар. Корея, испан, африканка курчакларым инде бар. Курчакларны полимер балчыктан үзем ясарга уйлап торам. Әлегә сатып алынганнарын гына кулланам. Аларны бүләккә дә, заказга да ясыйм, төрле ярминкәләргә сатарга да чыгам. Күбесенчә бүләккә алалар, махсус коллекция өчен дип алучылар да бар, – ди әңгәмәдәшем.

Бер курчакка костюм тегү өчен ике көннән алып ике атнага кадәр вакыт кирәк икән. Чигү элементлары булган костюмнар озаграк тегелә. 

– Иң мәшәкатьле курчак костюмы татар кызыныкы булды. Бу курчакны мин апама бүләккә ясаган идем. Апам бию белән шөгыльләнә, курчакка киемне аның бию костюмына охшатып тектем, анда чигү элементлары бик күп иде. Иң кыйммәтле курчак исә – Сөембикә курчагы. Һәр костюмны яратып, мөмкин кадәр матур һәм килешле булсын дип тегәм. Бу эштә гаиләм дә ярдәм итә. Ирем ярминкәләргә йөртә, балаларым образлар ясарга булыша, апаларым төрле материаллар, тукымалар, бизәнү әйберләре белән тәэмин итеп тора. Иң зур рәхмәтем Гөлнара апама, ул минем –  уң кулым, – ди Альмира.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading