16+

Ана капиталын нишләтим?

Ана капиталы сертификаты кемгә бирелә, аны ничек кулланып була? Айзилә Сафина, Казан. Сорауга Казан шәһәренең Яна Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Эльмира Шәрәфиева җавап бирә: - Ана капиталы сертификаты 2007 елның беренче гыйнварыннан соң туган икенче, өченче һәм аннан соң туган бала өчен яки уллыкка алынган бала...

Ана капиталын нишләтим?

Ана капиталы сертификаты кемгә бирелә, аны ничек кулланып була? Айзилә Сафина, Казан. Сорауга Казан шәһәренең Яна Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Эльмира Шәрәфиева җавап бирә: - Ана капиталы сертификаты 2007 елның беренче гыйнварыннан соң туган икенче, өченче һәм аннан соң туган бала өчен яки уллыкка алынган бала...

Ана капиталы сертификаты кемгә бирелә, аны ничек кулланып була?


Айзилә Сафина, Казан.


Сорауга Казан шәһәренең Яна Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Эльмира Шәрәфиева җавап бирә:
- Ана капиталы сертификаты 2007 елның беренче гыйнварыннан соң туган икенче, өченче һәм аннан соң туган бала өчен яки уллыкка алынган бала өчен хатын-кызларга бирелә. Сертификатны алырга тиешле хатын-кыз вафат була калса яки бала тәрбияләү хокукыннан азат ителгән булса, сертификат балаларның әтисенә тапшырыла. Законга үзгәрешләр кертү нигезендә, ана сертификаты программасы 2018 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.

Бүгенге көндә ана капиталы - 453026,00 сум тәшкил итә.
Ана капиталы сертификатын алу өчен тору урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза белән бергә сертификат иясенең паспорты, барлык балаларының туу таныклыгы тапшырыла. Гаризаны Пенсия фондына килеп язарга да була, интернет аша электрон гариза җибәрергә дә мөмкин. клиентлар чиратта торып вакытларын сарыф итмәсен өчен шулай эшләнә бу. Электрон гариза җибәргән очракта, Пенсия фондының шәхси кабинетында теркәлергә кирәк.

Ана капиталын берничә юнәлештә кулланып була.
Беренче юнәлеш буенча гаиләнең торак хәлләрен яхшыртырга мөмкин. Бу очракта торак сатып алуга, йорт төзелешенә тотарга, аның өчен алынган кредитны капларга була.
Икенчесе - ана капиталы балаларның укуы өчен файдаланыла. Бу ният белән балаларны укыту, укыту-тәрбияләү чыгымнарын каплау каралган. Шулай ук, ана капиталы ярдәмендә гаиләдәге һәр баланы балалар бакчасына йөртү, югары уку йортында укыту, студентның тулай торакта яшәү чыгымнарын каплап була.

Өченчесе - ана капиталын сертификат иясенең киләчәк пенсиясенең тупланма өлешен үстерүгә юнәлдереп була.
Ана капиталын балага өч яшь тулганнан соң гына кулланып була. Ләкин гаилә тарафыннан торак хәлләрен яхшырту нияте белән алынган кредит булса, кечкенә балага өч яшь тулганын көтмичә, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Соңгы вакытта ана капиталын куллануда яңа юнәлеш барлыкка килде. Бу инвалид балалары булган гаиләләргә кагыла. Ана капиталы ярдәмендә инвалид балаларның җәмгыятькә интеграциясе һэм иҗтимагый адаптациясе, җәмгыятькә җайлашу, яраклашу өчен алынган ярдәм чараларына түләнгән чыгымнарны кире кайтару каралган. Бу юнәлеш буенча шулай ук, балага өч яшь тулганны көтмичә, Пенсия фондына мөрәжагать итәргә мөмкин. Гариза белән беррәттән медик-социаль экспертиза оешмасы тарафыннан балага бирелгән тернәкләнү һәм абилитациянең шәхси программасы тапшырыла.
Ата-ана хисабыннан шул программа буенча ярдәм чарасын сатып алуын дәлилләү өчен түләү документлары һәм ана капиталы хуҗасы исеменә банкта ачылган счет кирәк. Шунысы мөһим, инвалид сабый өчен алынган ярдәм чарасының атамасы комиссия үткәндә бирелә торган шәхси программада күрсәтелгән атама белән тәңгәл килергә тиеш. Бу тәңгәллекне күрсәтер өчен, яшәү урынындагы социаль яклау бүлеге акт төзи.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading