16+

Ана капиталына уртача 6 квадрат метр торак сатып алырга була

Хөкүмәт яшьләргә булышуның яңа төрен уйлап чыгарган – фатир арендалау өчен киткән акчаларының 50 процентын субсидияләргә җыеналар. Бу яңалык 35 яшькә кадәргеләргә кагыла. 

Ана капиталына уртача 6 квадрат метр торак сатып алырга була

Хөкүмәт яшьләргә булышуның яңа төрен уйлап чыгарган – фатир арендалау өчен киткән акчаларының 50 процентын субсидияләргә җыеналар. Бу яңалык 35 яшькә кадәргеләргә кагыла. 

Татарстан торак алу мөмкинлеге буенча Россия төбәкләре арасында 66 нчы урында тора.

Әмма, яңа программа шартлары буенча, яшьләр ипотекага беренчел кертем өчен акча тупларга тиеш була. Шул рәвешле дәүләт аларга беренчел взноска акча җыярга ярдәм итәчәк. Программа турында якын айларда билгеле булыр дип көтелә. Төзелеш министрлыгы аны ДОМ.РФ һәм Росмолодежь белән берлектә эшли. Программа башлану срокларын әлегә атамыйлар.

Мондый программа эшли башлау әйбәт анысы. Тик ул торак арендасы бәясе артуга китермәсме? Шунысы да бар – торакларын арендага бирүчеләрнең программада катнашасы килерме икән? Ни өчен дигәндә, аларның күбесе күләгә астында эшләп, салым түләми.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең «Дом.РФ» белән берлектә уздырган тикшерүләреннән күренгәнчә, гаиләләрнең якынча 8-9 проценты арендага алган торакта яши.  Дәүләт, муниципалитет яки эш бирүче карамагындагы коммерциячел булмаган торакны исәпкә алсак, аларның өлеше 12-13 проценты тәшкил итә. Әмма аренда торагының күпчелек өлеше Россия икътисадының күләгә секторында урнашкан. Фатирлар еш кына килешү төземичә бирелә.
«Позитив Консалтинг» бизнес-планнар эшләү үзәге җитәкчесе Ирек Галләмов фикеренчә дә, яңа программаның бер максаты бәлки нәкъ менә шундадыр да – аларны соры зонадан чыгару.  

– Бүгенге көндә фатирларын арендага бирүчеләрнең күбесе салым түләми. Һәм аларның арендага биреп акча эшләүләрен раслау бик кыен. Ә бу очракта, янәсе, аларда күләгәдән чыгарга стимул булдыралар. Яңа программа эшли башлау аренда бәясенең артуына китерәчәк, чөнки фатир хуҗасына салым түлисе була, ә ул чыгымны арендалап торучының җилкәсенә аударачак. Шул ук вакытта арендага бирүчеләр арасында көндәшлек барлыкка килеп, уртача бәя куелырга да мөмкин, – ди белгеч. 

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов та, программа иң беренче чиратта фатирларын арендага бирүчеләргә салым түләттерү максатыннан эшләнгән, дигән фикердә.

- Яшьләргә исә ул беренчел кертем өчен акча тупларга мөмкинлек бирәчәк. Әмма мондый ярдәм белән генә булмый. Яңа төзелә торган йортларның һәм аларны төзү өчен киткән материалларның үзкыйммәтен киметү җаен карарга кирәк. Соңгы елларда фатир бәяләрен спекулятив рәвештә арттыралар. Аннары торак-коммуналь хезмәтләргә бәя артып тора. Ул да аренда бәясенең артуына китерә. Ул хезмәтләрне идарәче компания нигезле арттырганмы-юкмы икәнне тикшереп тору да зарур, – ди ул. 

Ирек Галләмов та программаның уңышлы булачагына исә бик шикләнә. 
– Бер бүлмәле фатир арендасы 15 мең сум дип караганда, шуның 50 проценты субсидияләнсә, 7 500 сум була. Унике айга ул 90 мең сум акчасын янга калдыра дигән сүз. Әйтик, 6 миллион сум торган бер бүлмәле фатир алу өчен беренчел кертем якынча 1,2 миллион дип карасак, аңа акчаны 13 ел җыярга кирәк булачак. Шуның өстенә фатир бәяләре артып тора. Миңа калса, әлеге программа белән генә яшьләргә әллә ни булышып булмый, – ди әңгәмәдәшем.
Белгечләр фатирга акча җыю өчен күпме вакыт кирәк булуын һәрдаим өйрәнеп тора анысы. “РИА Новости” китергән саннарга караганда, Татарстанда бер балалы гаиләгә икенчел торактагы фатир алу өчен 8 ел кирәк. 

Республика торак алу мөмкинлеге буенча Россия төбәкләре арасында 66 нчы урында тора. Әгәр 2022 ел башында бер балалы гаиләгә фатир өчен акчаны 6,5 ел җыярга кирәк булса, 2023 ел башына – 8,1 ел. 60 квадрат метр мәйданлы фатирның уртача бәясе 7,7 миллион сум тәшкил иткән.
Фатир алу мөмкинлеге кимү баруны экспертлар хезмәт хакларына караганда күчемсез милеккә бәяләрнең тизрәк үсүе белән бәйләп карыйлар.

Торак алырга теләүчеләр өчен ташламалы ипотека программалары да эшләп килә. Әмма Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Николай Алексеенко алар урынына бердәм ташламалы ипотека кертү ягында. 

Аның фикеренчә, яңа төзелә торган йортларга ташламалы ипотека үз вазифасын башкарды инде. “Әлеге ипотека тармакка авыр вакытларны кичерергә ярдәм итте. Әмма хәзер ул үзенең социаль функциясен башкарудан туктап, квадрат метр бәясенең артуына китерде”, – дигән Алексеенко “Сильная Россия” саммитында. 

2019 елдан 2022 елга кадәр эре агломерацияләрдә торак бәясе ике тапкырга арткан. 
Бу ана капиталының да социаль функциясен юкка чыгара, дип саный депутат. Әгәр 2017 елда ана капиталына уртача 9 квадрат метр торак сатып алырга мөмкин булса, хәзер, аның индексациясенә карамастан, 6 квадрат метр гына. “Ташламалы ипотека программалары (Ерак Көнчыгыш, гаилә, яңа төзелешләргә ташламалы һәм башкалар) урынына бер адреслы ипотека эшләргә вакыт җитте. Мәсәлән, яшь гаилә кредит алган очракта, бала туу белән ипотека ставка түбәнәя, өченче бала туганда ставка нольгә кала” дигән ул.

Әгәр 2022 ел башында Татарстанда бер балалы гаиләгә фатир өчен акчаны 6,5 ел җыярга кирәк булса, 2023 ел башына – 8,1 ел. 60 квадрат метр мәйданлы фатирның уртача бәясе 7,7 миллион сум тәшкил иткән.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading