16+

Анда кызлар чибәр, балалар мәнле

Мари Эл Республикасының чиген узуга, урманнар кочагына кереп чумасың. Ызандаш Татарстан Республикасы, мари белән татар авылларының арасы ике-өч чакрым булыр, берсендә урман гел булган, икенчеләре тау битләрен ерта-ерта агач утырталар.

Анда кызлар чибәр, балалар мәнле

Мари Эл Республикасының чиген узуга, урманнар кочагына кереп чумасың. Ызандаш Татарстан Республикасы, мари белән татар авылларының арасы ике-өч чакрым булыр, берсендә урман гел булган, икенчеләре тау битләрен ерта-ерта агач утырталар.

Янә бер кызык күренеш: татар авылларының исемнәренең килеп чыгышы күп вакыт мари сүзеннән дип аңлатыла. Ә менә Мари Элдәге 1550 еллларда нигез салынган Бәрәңге (Пәрәнгә) авылының исеме фарсы теленнән (Бэрэнгуйэ), тәрҗемәсе «Изгеләр авылы» дигәнне аңлата диелгән.

Юл буе көзге урмандагы күзләрне камаштырыр төсләргә соклана-соклана килгән идек Бәрәңгегә. Табигатьтәге бизәкләр, төсләр капка-коймаларга, тәрәзә йөзлекләренә, тәрәз төбендәге гөлләргә күчкәндәй булды. Монысы татар өе, монысы мари халкыныкы дип билгели башлаган идем, бик тиз буталдым. Өйләрне бер-берсеннән аерырлык түгел. Минем ни уйлаганымны укыган күрәзәчедәй, Бәрәңге районының башлыгы Әлфит Ибраев та сүз башында ук:

- Бездә һәркем: марие, татары гөл үстерә, татарча сөйләшә, - диде. - Һәр милләтнең үзенчәлеге була, бу кимчелек түгел: мари халкы тәрәзә төбендә гөлләр үстерми, ә бездәгеләр, киресенчә, үстерәләр. Капка-коймаларны да татарлар кебек үк чуклап, чуарлап ясыйлар, буйыйлар. Татарлар марича белсә, марилар гел татарча сөйләшә, дус, тату яшибез.

Бакчадагы көзге байлыкларны карап йөри торгач, үзем дә мари телен өйрәнә яздым: кишер - кишер, суган - шоган, кабестэ - ковышта, кыяр - кияр, алма-олма...

Бәрәңге - авыл хуҗалыгы районы. Халык үзе яшелчәсен утырта, терлеген асрый, фермер хуҗалыклары бар. Эш бирүче иң эре предприятиеләрнең берсе - «Акашева» кошчылык фабрикасы. Район җирлегендә аларның дүрт фабрикасы урнашкан.

- Райондагы һәр авыл тулы тормыш белән яшәсен дип тырышабыз. Бик авыр чорларда да бездә бер генә авыл мәктәбе, клуб яки фельдшер-акушерлык пункты да ябылмады. Сабантуйны зурлап уздырабыз. Иң мөһиме - аның төп үзенчәлеген - эчкерсезлеген сакларга тырышабыз. Татарстандагы бик күп районнарда булырга туры килә, кайчакта көрәштәге гаделсезлекне, кемгәдер өстенлек бирүне күргәләдек. Бу вакытта күңел сызып куя, Сабантуйны керләндермәсәк иде, - ди район башлыгы.

Бу якларда гореф-гадәтләргә хөрмәт элек-электән килгән. 2012 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты галимнәренең тикшеренү-эзләнүләрен туплаган «Милли-мәдәни мирасыбыз. Мари Эл татарлары. Бәрәңге» китабы нәшер ителә. Колак сөенчесе, мәһәр салу, кул билгесе, бирнә кисү, килен күрмешү бирү - болар анда язылган туй йолаларының кайберләре генә. Баланың карын чәчен алу, баланың тырнагын кисү, бәбәй ашы...

Китапны укыганда ишеткән-күргән матур‑матур мизгелләр күз алдыннан узды.

Бәрәңге районындагы берничә татар авылына да кереп чыктык. Ирнур авылы урамында торабыз, бер төркем кече яшьтәге мәктәп балалары укудан кайтып киләләр.

- Татарча беләләр микән? - дип, уйлаганымны кычкырып әйтеп куйганмын.

- Татарча белмәскә, без бит татар малайлары! - дип, әллә ни арада каршыма ядрә кебек малай килеп тә басты.

Район башлыгы сөйләгән иде. Оренбург ягыннан командировкага килгән бер татар хәрбие: «Сездә кызлар бик чибәр, халык матур итеп татарча сөйләшә, урамга чыксам, сокланып туя алмыйм», - дип әйткән ди. Бу якларда берничә тапкыр булуымнан чыгып, Бәрәңге районында балалар бик матурлар, кыюлар, мәнлеләр, дип тә өстәр идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading