16+

«Аның әйләнгечендә әбиләр дә әйләнә әле»

Сарман районының Зур Нөркәй авылында бик тә үзенчәлекле кешеләр белән очраштык.

«Аның әйләнгечендә әбиләр дә әйләнә әле»

Сарман районының Зур Нөркәй авылында бик тә үзенчәлекле кешеләр белән очраштык.

Аларның эшләгән эшләре сокланырлык, күңелләре бәхетле мизгелләр белән тулы. Һәрнәрсәнең кадерен белеп яшәргә тырышалар үзләре.
Люция әбинең ишегалдына килеп керүгә үк бер зур гына тимер түгәрәк игътибарымны җәлеп итте. Нәрсә булырга мөмкин бу? Хуҗалардан сорашмыйча кала алмадым. Чаллы каласыннан әниләре Люция апаны тәрбияләргә кайткан Ландыш һәм Нияз Шәрифуллиннар һич кенә дә иренмичә безгә барын сөйләп бирделәр.

– Эшләдек тә эшләдек. Лаеклы ялга чыккач, әни янына кайтырга булдык. Бер дә әнине күрмичә яшәдем бит дип уйладым. Бу кер элә торган җайланма. Сораучы булса дип, ясап куйды. Әнә үзебезнеке ничек тора. Аның рәхәтлеге! Ирем Нияз мин кайтканчы әнә шундый сюрприз әзерләп куйган. Беркайда да булган әйбер түгел, хәтта интернетта да юк, – дип шаккаттыра безне Ландыш апа. 

Кер элә торган җайланманы әйләндерә торасың, кереңне эләсең. Җыйганда да шулай. Хуҗа кеше хәтта кер тазы өчен махсус тимер куйгыч ясаган. Анда хәтта кипкән керләрне дә төреп куярга мөмкин. Хатын-кыз рәхәтлеге өчен менә дигән җайланма килеп чыккан. 
Ландыш апа шулай ук әниләре өчен махсус ясап куелган өстәлгә, урындыкларга игътибарыбызны юнәлтте. 

– Әниебез янына башка әбиләр дә килә. Башта өйдә, анда урамда сөйләшәләр. Менә бу урын утырып торыр, телефоннарын куяр өчен дә җайлы. Ул утыргычларның уңайлылыгын сөйләп бетереп булмый, – дип сөенә-сөенә сөйли Ландыш апа. 

Нияз абыйның куллары чыннан да алтын икән. Ландыш апаның горурланып сөйләвен күреп, “Бигрәк яратасыз Нияз абыйны!” дип әйтмичә кала алмадым. Ландыш апа бик тә үзенчәлекле җавап бирде шунда. “Ул мине күбрәк ярата”, – диде. Лаеклы ялга чыккач та, бер-береңнең кадерен белеп яшәүләргә ни җитә!

Сөенеп кайттым, тагын сезгә сөенеп килергә насыйп булсын. Сарманнан ук кер элү җайланмасын алып китә алмасак та (безнең ишегалды өчен дә шәп булыр иде ул), күңел тулы җылы хисләр белән кайттык без.

Әнә хуҗаларның матур гына җыйнак кына ишегалдында дөнья кадәр рәхәтлек тудыра алуларына куанып туярлык түгел. Ишегалдында оныклар өчен дә, хәттә әби-чәбиләргә әйләнгеч карусель-атынгычлар, сиртмәле гамакларга кадәр бар. Кулы белгән кеше әллә ниләр оештырып куя инде. Тимер кровать сиртмәләрен әле күбебез ташлап өлгермәгәндер. Баш-башларын такта белән ныгытып, менә дигән итеп ял итү урыны ясап куярга була икән. 

– Безнең 3 кызыбыз бар. Хәзер оныкларыбыз кайта. Шуларга уйнарга җайлы булсын өчен әтиебез-бабабыз шушы әйләнгечне ясап куйды. Әбиләр дә әйләнә әле. Шулай ял итәбез. Монда таганы да бар. Шундый ныклы тимердән эшләнгән, – дип сөйли Ландыш апа.
Әйе, гел эшләп торырга гына димәгән. Әзрәк кенә үз күңелеңне күреп ял итеп тә алырга була.
– Без мактанырга яратмыйбыз. Үзебезчә генә, гади һәм рәхәт итеп яшәргә тырышабыз. Нияз абыең да гел яңа әйберләр уйлап табып кына тора. Менә сез киткәч тычкан эләктерә торган җайланма ясап куйган. Анысын менә интернеттан караган. Анда ничек тычкан эләксен дим, эләгә икән, – дип сөйли Ландыш апа. 
Менә шундый күңелле кешеләр белән таныштык. Сүз уңаеннан, безнең сайттан күреп, кер элү җайланмасы белән инде кызыксынучылар бар.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading