16+

Апаста – “парламент укулары”нда

Республика мәктәпләрендә «Парламент дәресләре» дәвам итә. “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган дәрес Апас районы Иске Йомралы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә узды.

Апаста – “парламент укулары”нда

Республика мәктәпләрендә «Парламент дәресләре» дәвам итә. “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”на багышланган дәрес Апас районы Иске Йомралы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә узды.

15-20 февраль көннәрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә 1-11 сыйныф укучылары өчен “парламент дәресләре” уздырыла. Моннан берничә ел элек бу дәресләрнең мөһимлеген аңлап бетермәсәк, хәзер очрашуларга әзерлекле укучылар килә. Парламент дәресләренең ел саен темалары үзгәреп тора. Быелгысы республикада игълан ителгән туган телләр һәм халыклар дуслыгы темасын үз эченә алды. Иске Йомралы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рифат Гыйниятуллин укучыларга парламент эшчәнлеге, депутатлар корпусы, законнар, тцрле программалар эшләнеше белән таныштырды. Дәрестә укучылар да актив катнаштылар, сораулар бирделәр.   

Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина әйтүенчә, мондый сөйләшүләр дә бик мөһим. “Яшь буынга ышаныч бик зур. Телне, халык санын саклау калу, авылларны саклап калу мөһим. Зур тарихлы рус, татар, чуаш авыллары бар. Борчыган сораулар күп, ул авылларны саклап каласы килә. Без үзебезнең авылларыбызны яратып яшәп, аларны үстерергә, шунда яшәргә тиеш. Миллилегебезне, гореф-гадәтләрне, телебезне саклап, шунда гаилә корып, балалар үстереп яшәргә кирәк. Авылларда яңа клублар, яңа мәктәпләр, яңа балалар бакчалары салына. Болар – авылларны саклап кала торган программалар. Алдагы елларга ышанабыз: киләчәктә авылларда яшәү өчен мөмкинлекләр тагын да артыр”, – диде Луиза Рәфхәт кызы җирлектә алып барылган эшләр белән таныштырып.

Апаста төрле милләт халыклары яши. Мәктәп укучылары очрашуда татар, чуаш, украин, удмурт, рус халык киемнәрен киенеп килгәннәр иде.  Күпмилләтле республикабызда тынычлык, татулык турында да сөйләштек. Төрле милләт кешеләре арасында ышанычны саклау, тынычлыкны булдыру республикабызның төп казанышларыннан берсе. Җирле депутат, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов шушы җирлеккә хас үзенчәлекләрне сөйләде. Сорауларны да укучылар аңа күбрәк хәзерләгәннәр иде. Ни дисәң дә үзләренең депутаты бит.

Парламент дәресләре үзе бер зур мәктәп. Гомумән, мондый очрашуларда белем йортының ничек сулавын белеп кайтасың. Иске Йомралы мәктәбе дә киләчәктә материаль-техник яктан яңартуны да көтә. Заманында гөрләп торган мәктәптә укучылар саны да азая бара. Мәсәлән, быел 11 сыйныфта укучы бер укучы да юк. Ә 10 сыйныфта нибары бер укучы. Мәктәп, авыл турында күп уйларга этәрде бу парламент дәресләре. Укучыларга да мондый дәрес форматы кызыклы икән. Парламент дәресләренең нәтиҗәсе булып районда рәсем, видеосюжетлар бәйгесенә дә нәтиҗә ясалачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading