16+

Арендалы фатир: акчаны беркайчан да алдан түләмәгез

Ниһаять, имтиханнар артта калып, уку йортына кергәннәр исемлегендә сезнең балыгызның фамилиясе бар.

Арендалы фатир: акчаны беркайчан да алдан түләмәгез

Ниһаять, имтиханнар артта калып, уку йортына кергәннәр исемлегендә сезнең балыгызның фамилиясе бар.

Зур шәһәргә китеп, укыйсы гына кала. Һәр балага да тулай торакта урын булмаска мөмкин. Димәк, яшәү турында кайгырта башларга кирәк. 

Бюджетны чамалыйбыз
Беренче чиратта ай саен нинди сумманы бирергә әзер булуыгызны исәпләргә кирәк. Зур шәһәрләрдә фатир арендалауның бәясе уку йортының якынлыгына, ремонт, транспорт белән тәэмин ителешенә бәйле. Акчаны бераз булса да янга калдыру өчен, күп кенә студентлар, берләшеп, зур фатирга керәләр. Торак эзләүче дуслары яки танышлары булган кешеләр өчен – идеаль.

Иң арзан вариант – үзәктән ерак булган фатир. Ләкин монда югары уку йортына кадәр булган араны исәпкә алырга кирәк. Метро станцияләре булмаган һәм транспорт үтемлелеге белән проблемалар булган якны карамагыз.

Фатир сайлыйбыз
Ярый ла, таныш-белешләрегезнең арендага бирер фатиры булса. Алар белән сөйләшеп булыр иде. Әгәр юк икән, риэлторга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ләкин бу хезмәт өчен фатир бәясеннән 40% алып 100% кадәр түләргә туры киләчәк. Әгәр дә вакытыгыз бар икән, бу эшкә үзегез тотына аласыз. Хәзер махсус интернет-сервислар бар. Алар ярдәмендә сез, турыдан-туры, фатир хуҗалары белән аралашачаксыз. 

Тикшерәбез
Үзегезгә туры килә торган фатирны тапканнан соң, түбәндәгеләрне эшләгез.
1. Документларны тикшерегез. ЕГРНнан өземтәне яки милек хокукын раслый торган башка бер документны сорагыз. Алдакчыларга яки законсыз субаренда белән шөгыльләнүче кешеләргә эләгү куркынычы зур.

2. Аренда турында килешү төзегез. Килешү милекчеләр һәм квартирантларның мәнфәгатьләрен яклый. Контрактта шартнамәнең гамәлдә булу вакыты, аренда түләве, залог суммасы һәм аны кире кайтару шартлары, яшәүчеләрнең саны һәм ике якның бурычлары язылырга тиеш.
Күп кенә абитуриентларга әле 18 яшь тулмаган була. 17 яшьтә фатирны арендага алырга мөмкинме? Мөмкин. Әмма нюанслар бар. Балигъ булмаган яшүсмер әти-әнисенә мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта килешү законлы вәкилләр исеменә төзелә. Яисә ата-аналар язмача ризалык бирә. Ул вакытта бала документны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә ала.

3. Тагын бер мөһим момент – милекне тасвирлау. Бу документта милекче фатирда калдырган барлык җиһаз һәм техника санап үтелә. Шулай ук аларның торышын фотога төшерү комачау итмәс: бу ике якны да мөмкин булган дәгъвалардан саклаячак.

Акчаны беркайчан да алдан түләмәгез. Алдан түләүне таләп итәләр икән – бу мошенниклар. Риэлтор да, фатир хуҗасы да түләүне килешү төзегәннән соң гына алырга тиеш. Килешүдәге сумманың аренда өчен реаль бәя белән туры килүен тикшерү мөһим.

Шулай ук квитанцияләрне тикшерергә онытмагыз: фатир артында коммуналь хезмәтләр өчен бурыч булмасын. 
Ышанычнамә буенча да килешү төзергә кирәкми. Әгәр фатирның берничә хуҗасы булып, очрашуга берсе генә килсә - шулай ук ашыкмаска тәкъдим итәбез.

Көнкүрешне җайлыйбыз

Әгәр дә сез фатирга танышларыгыз белән керсәгез, конфликтка кермәс өчен көнкүреш детальләре турында алдан ук килешергә киңәш итәбез. Кухняда һәм ваннада җыештыру графигын төзергә, күршеләрдән суыткычтан бозылган продуктларны чыгарып ташлавын һәм пычрак савыт-сабаны вакытында юуны сорарга мөмкин.

Хокукларыгыздан тыш, бурычларыгыз турында да онытмагыз. Хуҗа белән мөнәсәбәтләрне бозарга кирәкми. Озак вакытлы тотрыклы хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы.

Лилия Яфизова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading