16+

Артса - бирәсе килә, җитмәсә – аласы...

Хәерчелек белән ачлыкның тәмен туйганчы татыган буын үзеннән соң килгәннәрне туйганчы ашаткан, киендергән, сервантын хрусталь-фарфор белән тутырган, диварына келәмен элгән, мебелен тезгән. Торак түгел, склад бу!

Хәерчелек белән ачлыкның тәмен туйганчы татыган буын үзеннән соң килгәннәрне туйганчы ашаткан, киендергән, сервантын хрусталь-фарфор белән тутырган, диварына келәмен элгән, мебелен тезгән. Торак түгел, склад бу!

Яхшылап карасаң, аның күбесе кирәкми дә, көндәлек тормышта кулланылмый. Дефицитлык шулхәтле үзәккә үткән булган күрәсең, мөмкинлек ачылуга, бушлык тулып, артыгы ташып чыкты. 

Бүгенге тормыш үзбушаткыч йөк машинасын хәтерләтә. Икътисад шундый итеп төзелгән – дефициттан артыклыкка сикердек, урталыкта тукталып калып булмады. Әмма бу бәхетле итәме соң? АКШта дөньядагы бөтен балаларның 4 проценты гомер кичерә, ә аларга җир йөзендә ясалган барлык уенчыкның 40 проценты туры килә. Уенчыгың күп булу рәхәт инде ул, әмма артыгы аның нәрсәгә? Икътисадчылар яңадан яңа уенчыклар ясатып, әти-әниләр кесәсен такырайтуның әллә нинди формулаларын белә. Торак складка әйләнә башлагач, андагы артык-портык гаражга күчә: чыгарып атарга жәл, бәлки кирәге чыгар? Статистика дүрт гаражның берсенә генә машина куела, калганнарына кирәкмәгән әйберләр шыплап кереп тула дип ышандыра. Ышанмасаң, үзеңнең гаражыңны ачып карый аласыз: сыңар чаңгы таягы, ватык раскладушка, иске машинаның ковригы, гайка-болтлар арасында шахмат фигуралары, пионер значоклары, контурлы карталар булмаса – димәк, сезнең гараж “дөрес” кулланылмый. 

Ә бәхет кайда? Алгарак киткән дәүләтләрдә гомер кичерүчеләр бәхетлерәк, әмма Россия соңгы чирек гасырда күпкә баеды, ә бәхет дәрәҗәсе әллә ни югары үрмәләмәде. Торагыңны складка әверелдереп, гаражыңны чүп-чарга тутырып кына бәхет ишелеп төшми. Торак кына түгел, кешеләрнең башында да шул ук хәл – ничаклы мәгълүмат тутыра ул, әмма барысы да кирәк түгел. Техник үсеш алга киткәч, мәгълүмат алу мөмкинлекләре чиксез – белми калам дип куркырга юк, күршең ватсаптан булса да язып җибәрә. Бөтен нәрсәдән дә хәбәрдар булырга кирәк дигән иллюзия кешене психология, кулинария, сәясәт, медицина, техника һәм башка бик күп өлкәләр белән кызыксынырга, кирәксә-кирәкмәсә дә башын күпләгән мәгълүмат белән тутырырга мәҗбүр итә. Берәр нәрсәне белмәгәнеңне читләр белеп ала күрмәсен тагын, оят бит. Кеше мие бөтен нәрсәне сеңдереп, барысын да хәтердә калдырып бетерергә өлгерми, күбесе ничек керә – шулай чыгып та китә. Әмма дефицит булмаган әйберне тагын күпләп алып була – гаджетың кулында бит, ә баш тагын тула. Гаджетларда казынып утыруны психиатрлар наркотик бәйлелеккә тиңләштерә. Тирә-юньгә карасаң, цифрлы наркоманнар заманында гомер кичерәбез инде без һәм ниндидер үзгәреш булыр дип көтәргә кирәкми дә ахры.

Фәлсәфәчеләр дефицитның артыклыкка әверелүен кешедә канәгатьлелек өчен җавап бирмәүче орган юк дип аңлата. Уңлы-суллы мәхәббәт өләшүчеләр дә дефицитлык корбаны, күрәсең. Игътибар җитеп бетмәгән, канәгатьләнә белмәгән кеше, мөмкинлек чыгу белән, аны артыгы белән ала башлый һәм кайчан тукталырга кирәклеген аңламый. Артып китсә – бирәсе килә, җитмәсә – аласы килә аның, нәтиҗәдә тегеләй дә, болай да фәхешлеккә кайтып кала. Канәгатьлелек хисе өчен җавап бирүче органы булмагач, нишләсен инде адәм баласы?.. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading