16+

Ашка – аш, ташка – таш?

Кичә Мәскәүдә Нидерланд дәүләтенең Россиядәге илчесенең ярдәмчесенә һөҗүм итүләре турында билгеле булды. Билгесез затлар сишәмбе көнне кич белән Онно Элдеренбош яшәгән фатирга бәреп кереп, аны бәйләп, кыйнап, көзгесенә иннек белән «ЛГБТ» (традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр тарафдарларының логотибы) дип язып чыгып киткәннәр.

Җинаятьчеләрнең берни дә таләп итмәүләре һәм фатирны басмаулары бу хәлне ачыктан-ачык 7 октябрь көнне Нидерландта Россия дипломатына кагылышлы гаугага бәйләргә мөмкинлек бирә. Ул чакта Голландия полициясе безнең илче Дмитрий Бородинның торагына бәреп кереп, гаиләсе белән берничә сәгатькә участокка илтеп япканнар иде. Низагтан соң, Нидерланд хөкүмәте Россиядән рәсми рәвештә гафу үтенде.
Үз чиратында, Нидерланд хәзер Россиядән аңлатма көтә. Тышкы эшләр министрлыгы бу хәлгә кызганычын белдереп, тиз арада барысын да тикшерәчәген һәм гаеплеләрне җәзага тартачагын вәгъдә иткән инде.
Нидерланд илчесенең урынбасарына һөҗүм - дөрестән дә, үзенә күрә җавап реакциясеме, әллә җинаятьчеләрнең Элдеренбошны шулай мәсхәрә итәрлек шәхси мотивлары булганмы? Полиция хәзер моңа ачыклык кертү эше белән шөгыльләнә. Ул арада исә Нидерланд парламенты депутатлары шушы вакыйга аркасында Россия белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнашуның 400 еллыгын бәйрәм итүне вакытлыча туктатып торырга ниятли. 2013 елның 8 апреленнән Россиядә - Нидерланд елы, Нидерландта исә Россия елы башланып киткән иде.
Соңгы ун көн эчендә булган әлеге ике низаг бу дустанә мөнәсәбәтләрне өзү белән яный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading