Бу көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгы илдә телефон мошенникларының активлашуын кисәтте. Алар россиялеләрдән сыйфатсыз БАДлар сатып алган өчен компенсация түләргә тәкъдим итә. Компенсация алу өчен гражданнарга салым яки инкассация хезмәтләре өчен түләргә тәкъдим итәләр.
Алдауның тагын бер юлы шәхси мәгълүматларны урлау нәтиҗәсендә гамәлгә ашырыла. Бу болайрак башкарыла. Кешенең банк картасына ярыйсы ук зур сумма күчерелә. Банкка мөрәҗәгать иткән очракта да, ул акчаның кайдан, кем тарафыннан җибәрелүе, реквизитар күренми икән. Күпмедер вакыттан соң кинәт баючыга микрофинанс оешмасыннан шалтыратып, әҗәтне кайчан кайтарасыз дип кызыксына башлыйлар.
Гәрчә кеше микрофинанс оешмасыннан акча алмаса да.
Мошенниклар сезнең исемгә кредит алып, зур процентлар һәм башка кеше әҗәтен түлисегез килми икән, шәхси мәгълүматларыгызны интернет сайтларда калдырмагыз. Кредитларны, займнарны да интернеттагы шикле ресурслар аша рәсмиләштермәү хәерле. Белгечләр фикеренчә, мошенниклар паспорт мәгълүматларын банк базаларыннан да урларга мөмкин. Шуңа да шәхси мәгълүмат белән сак булу кирәк.
Шулай да, картагызга “һавадан” акча килеп төшсә, нәрсә эшләргә соң? Финанс грамоталыгы үзәге эксперты Ольга Данейко иң элек ул акчаны туздырмаска киңәш итә.
Икенче эш итеп банкка мөрәҗәгать итәргә, ул акчаның кайдан килгәнен ачыкларга кирәк. Шулай ук акчаны кире кайтарырга теләгегез булганын белдерергә онытмагыз! Чөнки сезнең гаризадан башка банк акчаны үзе кире кайтара алмый.
Шуннан соң полиция бүлекчәсенә барып, мошенниклык хакында хәбәр итәргә, хокук саклау органнарыннан гаризагыз теркәлү хакында кәгазь (документ) алырга кирәк булачак.
Комментарийлар