16+

Август кризисы кабатланмасмы? 

Аналитиклар август аенда девальвация була дип кисәтә. Экспертлар фаразлавынча, илдәге социаль-икътисади вазгыять 1998 елдагы кризиска якын.

Август кризисы кабатланмасмы? 

Аналитиклар август аенда девальвация була дип кисәтә. Экспертлар фаразлавынча, илдәге социаль-икътисади вазгыять 1998 елдагы кризиска якын.

Петербургтагы «Интересант» журналы эксперты Николай Печерников августны хәтта «кара ай» булырга мөмкин ди. Ул моны Россиядә акча резервы бетеп бару, шуңа өстәп, коронавирус пандемиясенең дә тискәре тәэсире булу белән аңлата. «Россия – алтынны сатып алучы түгел, сатучы бердәнбер ил. Бу факт та илдә финанс чаралары җитмәү турында сөйли», – дип яза «Дейта».

Әмма икътисадчы Максим Кривелевич, мондый фикерләр халык арасында паника гына тудыра, негатив фаразлар аркасында кешеләр уйламаган адымнар ясап, кирәкмәгән әйберләр яки кыйммәтле кәгазьләр сатып алырга мөмкиннәр, дигән шик белдерә. Алтын мәсьәләсенә килгәндә, «Алтынны күп сату турында түгел, газны гадәтләнгәннән азрак сатуыбыз турында сөйләү дөресрәк», – ди ул.

Экспертларның фаразы никадәр дөрес булырга мөмкин булуы турында без Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кохтан сораштык. Аның фикеренчә, Россиядәге хәзерге вазгыять 1998 елгы кризиска берничек тә охшамаган.

– Ул вакытта безнең бернинди дә финанс резервлары булмады. Илкүләм иминлек фонды оештырылмаган, ә алтын валютасы резервы хәзергегә караганда 25 тапкырга азрак, салым җыемы да якынча 50 процент иде. Дәүләтнең тышкы бурычы, бүгенге белән чагыштырып әйткәндә, биш тапкырга күбрәк булды. Ул вакытта кулланыла торган товарларның яртысы диярлек читтән кертелде. Нефть исә 15 доллар тора иде. 1998 елгы кризисның кабатлануы мөмкин түгел, – диде ул.

Алтынга килгәндә икътисадчы, Россия иң эре алтын җитештерүче һәм читкә чыгаручыларның берсе булып тора, дигән фикердә. Хәзер дә алтын резервтан сатылмый, башка вакыттагы кебек, агымдагы керемнәрдән, ди спикер. Алтынны сатудан кергән акчаның газны саткан акчадан артып китүен исә фәкать газга бәянең түбән, ә алтынныкы бик югары булуы белән аңлатты.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading