16+

Авылларда Сабан туе үткәрү кем җилкәсендә?

Рәсми рәвештә Татарстанда Сабан туйлары район һәм авыл җирлекләрендә 11-13 июнь көннәренә билгеләнсә дә, кайбер авыллар язгы чәчү тәмамлану уңаеннан уздырырыла торган милли чараны үткәрде дә инде. 

Авылларда Сабан туе үткәрү кем җилкәсендә?

Рәсми рәвештә Татарстанда Сабан туйлары район һәм авыл җирлекләрендә 11-13 июнь көннәренә билгеләнсә дә, кайбер авыллар язгы чәчү тәмамлану уңаеннан уздырырыла торган милли чараны үткәрде дә инде. 

Мисал өчен, Минзәлә районы Әтрәкле авылы халкы “эшне” бетереп тә куйды. Анда җырчы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаган. “Инде күп еллар шушы авыл егете Радик абый Фәттахов оештыра бу бәйрәмне. Югары дәрәҗәдә, яратып оештыра. Авыл уртасында махсус мәйданнары да, халык һәм артистлар өчен дә бөтен уңайлыклар тудырылган. “Чәчү тәмам, ашлык кертелде, яңгыр яуды, кояш чыкты. Уңыш шәп булачак, Аллаһ бирсә”, – дип чын күңеленнән сабыйларча шатланып йөри Радик абый. Амин, шулай булсын!” – ди Илсөя Бәдретдинова. 

Республика районнары һәм авылларында быел нинди җырчылар чыгыш ясаячак? Кайсы мәйданда нинди бүләкләр алырга мөмкин? Шул хакта җирле үзидарә советлары белән аралашып, сораштыру уздырдык. 

Сүз уңаеннан, милли бәйрәм, гореф-гадәт, традицияләр дип ни кадәр генә чаң суксак та, авылларда Сабан туе үткәрер өчен бюджеттан акча бүлеп бирелми. Бу чара районның үз көче һәм иганәчеләр ярдәме белән үткәрелә. 

Кыскасы, авылыгыздан байлар ни кадәр күбрәк чыккан булса, бәйрәм шул кадәр матуррак, байрак, эчтәлеклерәк булачак. 

Сүземне беренче булып шалтыраткан Азнакай районы Микулин авыл җирлеге башлыгы Имиль Такиулин да раслый. Бу җирлектә Сабан туе ел саен үткәрелә икән. “Моның өчен бюджеттан акча каралмаган. Башкарма комитет ярдәме белән генә үткәрәбез. Танылган җырчылар чакырган юк, бар да үз көчебез белән генә. Сабан туена гадәттә 70-80 кеше җыела”, – диде Имиль әфәнде. 

Мөслим районы Баланлы авыл җирлегендә дә Сабан туе үз көчләре, иганәчеләр һәм җирле депутатлар ярдәме белән узачак икән. 
“Авылларда сөлге җыюларны оештырдык. Сабан туенда үзебезнең артистлар гына чыгыш ясаячак. Бүләкләр төрлечә. Күпчелек юрган, электр чәйнеге кебек әйберләр”, – диде җирле үзидарә советы җитәкчесе урынбасары Гөлгенә Петрова. 

Аксубай районы Иске Кыязлы авыл җирлегенә шалтыратканнан соң трубканы җирле үзидарә советы җитәкчесе урынбасары Гөлия Гыйматова алды. Җирлек башлыгы Газинур Дәүләтшин Сабан туе оештыру мәсьәләсе буенча районга киткән булып чыкты. 

“Сабан туен бик үткәрәсебез килә. Бездә 2-3 ел инде инвесторлар эшли. Авылыбызда 471 хуҗалык, Иске Кыязлы зур авыл. Ике ел коронавирус аркасында Сабан туе үткәреп булмады, аңа кадәр республика күләмендә мөселман Сабан туе оештырган идек. Инвесторлар килгәнче бәйрәмне “Сөлчә” колхозы үткәрде. Инвесторларның берсе ярдәм итәм, ди. Икенчесе әле ашыкмый. Бәйрәм булгач, чыгымнары да аз түгел. Безнең авылга Сабан туе үткәрер өчен якынча 100 мең сум кирәк. Бүләкләр генә түгел, аның мәйдан тирәсен дә кешечә ясарга кирәк бит әле. Балалар өчен кечкенә генә Сабан туе уздырабыз, анысының чыгымы зур түгел”, – ди Гөлия Гыйматова. 

Берничә җирлек кешеләре белән аралашканнан соң әллә ничек булып китте. Сабан туе – электән җир кешесен, сабан, сөрәннең нәрсә икәнен телевизордан гына күреп белмәгәннәрне хөрмәтләү, аларга рәхмәт әйтү бәйрәме саналган. 

Милли бәйрәм хәзер бу бер шоуга әйләнеп калды. Анысына күнектек бугай инде. Әмма шул җир кешесенә елга бер тапкыр бәйрәм оештырмасылыкмы безнең республика?! 

Интернетта федераль, Бөтенроссия Сабан туйлары буенча мәгълүмат эзлим. 2019 елгы яңалыкка тап булдым. Ул елны Федераль Сабан туе Новосибирскида узарга тиеш булган. Төп оештыручы саналган Түбән Кама бәйрәмгә кунакларны алып бару һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен генә дә 16,6 млн сум акча түгәчәк, дип яза “PRO Нижнекамск” порталы. 

2021 елда Казанда Сабан туе үткәрү 73,4 млн сумга төшә дип язган булганнар. 
Быел Ульяновск өлкәсе дүртенче тапкыр Бөтенроссия Сабан туен уздырачак. Анда 40 меңләп кеше җыелыр дип көтелә. 

Мәйданчыкларны техник яктан тәэмин итү өчен генә дә 3 млн сум акча тотылачак. Моның өстенә, бәйрәм гөрләячәк төп мәйдан – ипподром хәзергә 80 процентка яңартылган һәм моның өчен 125 млн сум акча тотылган. Ясалма чирәм җәю казнаны тагын 200 мең сумга киметәчәк. Моннан тыш та чыгымнан – муеннан! 
Күз алдыгызга китерәсезме, Кыязлы башлыгы 100 мең сум таба алмый, ә каядыр миллионнар ага! Оят, билләһи! Безне бит шул игенчеләр туендыра! Шашлык кыздырып, куак төбендә сыра эчеп, кәеф-сафа корган кала халкы түгел! 

Инде кыр батырларына бөтенләй дә игътибар юк икән дип эчем пошкан иде. Әтнә ягында шөкер, ашаган табакка төкермиләр икән әле. Мисалга, 270 хуҗалыгы булган Күәм авылында, елдагыча, Сабан туен быел да зурлап үткәрергә ниятлиләр. Кунакка Илсөя Бәдретдинованы чакырганнар. 

“Бездә бәйрәм иганәчеләр ярдәме белән колхоз тарафыннан оештырыла. Бүләкләр дә мулдан була. Көрәштә батыр калучыга узган ел суыткыч бирделәр. Башка уеннарда катнашучыларга да матур бүләкләр әзерләнә. Кыр батырлары, сыер савучылар, шоферларның алдынгыларына грамоталар, акчалата премия бирелә”, – диде Күәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Айгөл Фәйзиева. 

Тукай районы Мусабай-завод авылында Сабан туен оештырырга шул авылдан чыккан эшмәкәрләр зур ярдәм итә икән. “Бездә колхоз күптән таралды инде, инвесторлар эшли. Үзләренең дә хәлләре шәптән түгел бугай. Бәйрәм оештырырга ел саен авылыбыз егетләре ярдәм итә. Эшмәкәрләр Илнар Салихов белән Илдар Фассахов аеруча да зур булышлык күрсәтә. Узган ел чыгыш ясарга Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновны чакырганнар иде. Быел да танылган җырчы булачак, әлегә сер булсын, әйтмим. Бүләкләр бездә гел мулдан. Көрәш батырларына суыткыч, телевизорлар бүләк ителә. Алып баручы, җырчы Ильмир Ялалов безнең авыл егете. Бәйрәмне ел саен ул алып бар. Беркайчан да минем акча эшли торган вакыт дигәне юк, туган авылына кайта”, –ди Мусабай-завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Агъләҗева. 

Мамадыш районы Югары Кыерлы авылынды бәйрәмне 2 июльгә калдырганнар. “Без Сабан туе итеп түгел, авыл көне буларак уздырабыз. Ел саен ярдәм итә торган иганәчебез бар. Артистлар чакырып, зурлап үткәрәбез. Быел Рифат Зарипов,Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар киләчәк. Бүләкләрне дә мулдан әзерлибез. Көрәш батырына мини-трактор да бүләк иткән булды. Әле быел бүләкләр буенча сөйләшеп бетермәдек”, – ди Түбән Кыерлы карый торган авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading