16+

Айзат Шәймәрданов: «Әлбәттә, барачакмын!»

Сәүбән Закиров, баянчы: - Казанда мин 1981 елдан яшим. Узган җәйдә республиканың сәнгать төркеме составында Смоленск шәһренә Сабан туена барып кайттым. Бәйрәм бик күңелле узды. Андагы милләттәшләр Татарстанны сагынуларын әйттеләр. Башка төбәкләрдә яшәүче татарларга республикадан ярдәм һәрвакыт күрсәтеп торылсын. Казанда элек Сабан туйлары җиде районның һәммәсенең үзләрендә оештырыла иде. Шушы...

Айзат Шәймәрданов: «Әлбәттә, барачакмын!»

Сәүбән Закиров, баянчы: - Казанда мин 1981 елдан яшим. Узган җәйдә республиканың сәнгать төркеме составында Смоленск шәһренә Сабан туена барып кайттым. Бәйрәм бик күңелле узды. Андагы милләттәшләр Татарстанны сагынуларын әйттеләр. Башка төбәкләрдә яшәүче татарларга республикадан ярдәм һәрвакыт күрсәтеп торылсын. Казанда элек Сабан туйлары җиде районның һәммәсенең үзләрендә оештырыла иде. Шушы...

Сәүбән Закиров, баянчы:

- Казанда мин 1981 елдан яшим. Узган җәйдә республиканың сәнгать төркеме составында Смоленск шәһренә Сабан туена барып кайттым. Бәйрәм бик күңелле узды. Андагы милләттәшләр Татарстанны сагынуларын әйттеләр. Башка төбәкләрдә яшәүче татарларга республикадан ярдәм һәрвакыт күрсәтеп торылсын. Казанда элек Сабан туйлары җиде районның һәммәсенең үзләрендә оештырыла иде. Шушы тәртипне кабат гамәлгә кайтарырга кирәк, дип саныйм.

Ирина Захарчук, сәүдә хезмәткәре:

- Авиатөзелеш районында тудым, дөресерәге, мин туганда әле ул Ленин районы иде. Эшче халык районы. Бала чагымнан өлкәннәрнең сайлауларга бәйрәмгә барган кебек баруларын хәтерлим. Инде үзем дә шактый сайлауларда катнаштым. Сентябрь аенда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга барачакмын. Казанның Ибраһимов проспектындагы йортлар ишегалларында балалар өчен яхшы уен мәйданчыгы төзелсен иде.

Илсөя Гәрәева, студент:

- Башкортстанга әниемнең туган авылына үзем автомобиль йөртеп барып кайттым. Шул сәяхәт һаман күлне җилкендереп тора. Италиягә барырга хыялланам, анда җир тетерәүдә зыян күргән кешеләрне нык кызгандым. Татарстандагы сайлауларда катнаштым, Россия күләмендәге сайлауларга тагын да күбрәк җаваплылык тоеп барам. Казан бистәләрендә юллар төзекләндерелә, кибетләр азрак әле. Депутатлар игътибарга алсын иде.

Наилә Гарифуллина, инспектор:

- Казанга 1993 елда Казахстаннан күченеп кайттык. Казан күз алдыбызда үсте, гаҗәп матур һәм уңайлы шәһәргә әверелде. Ләкин, бәяләр дә шәһәр үсешеннән калышмый, бәяләр артта калса да ярар иде, әлбәттә. Ниндидер үпкәләү сәбендә, сайлаулардан читләшкәнем юк. Сайлауларга республикада һәм илебездә милләтләр арасында бүгенгедәй дуслык-татулык яшәсен, дип, барам.

Айзат Шәймәрданов, тележурналист:

- Саба районыннан үзем, Казанда 2007 елдан. Дәүләт Советы эшчәнлеге турында телевизион тапшырулар әзерләүче буларак, сайлау кампанияләренең үзәгендә кайныйм инде. Россия Дәүләт Думасына 18 сентябрьдә узачак сайлауларга, әлбәттә, барачакмын. Казанга татарлык җитми. Элмә игълан-такталарга гына карагыз: аларның күп булса биш проценты гына татар телендә. Казанда милли мәхәлләләр оештырылсын иде. Россия белән Төркия арасында дуслык урнашуына сөенәм, моңа кадәр ел саен Төркиягә туристлык сәяхәтенә бара идем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading