16+

Азат Кадыйров: “Яңгыр туктасын да көннәр җылытсын иде”

Ике көннән Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына, исеме җисеменә туры килсен инде дигәндәй, яңгыр ява да ява.

Азат Кадыйров: “Яңгыр туктасын да көннәр җылытсын иде”

Ике көннән Казанда узачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына, исеме җисеменә туры килсен инде дигәндәй, яңгыр ява да ява.

- Чемпионатның девизы да бит "WATER OF LIFE" - "Тере су". Аллаһы Тәгалә яңгырны яудыра да яудыра. Әлбәттә, су ул тереклек. Әмма без көннәр тизрәк җылынсын да яңгырлар туктасын иде дип телибез. Ярышлар узачак объектларның ачык булуын исәпкә алсак, спортчылар бу билгеле бер уңайсызлыклар китерә. Болытларны куып та таратырлык түгел, алар бик тә тыгыз шул, - дип сөйләде журналистларга "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров.

Аның сүзләренчә, һава торышы начарланып китә калганда, "Б" планы да әзерләп куелган, аның буенча ярышларны үткәрү вакытын башка көнгә күчерергә туры килмәгәе.

- Эшләр аңа кадәр үк барып җитмәстер дип уйлыйм, - ди Азат Кадыйров. Шул ук вакытта ул ярышларга килүчеләргә, спорт корылмалары Казансу елгасы буенда һәм ачык һавада булуына ишарәләп, үзләре белән җылырак киемнәр дә алырга кушты ул.

Бүгенгә Казанга дөньяның 88 иленнән 1081 спортчы һәм вәкилләр килгән. Спортчылар инде дүртенче көн күнегүләр уздыра икән. Россия җыелма командасына килгәндә, йөзүдә - 38, синхрон йөзүдә - 14, суга сикерүдә - 13, су полосында - 26, ачык суда йөзүдә - 8, хай-дайвингта 3 спортчы катнашачак.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading