16+

Бабайлар чуагы да булсын иде

Кызык та инде бу табигать. Аның могҗизаларына дөнья галимнәре бергә җыелып уйласа да, башлары җитәрлек түгел.

Бабайлар чуагы да булсын иде

Кызык та инде бу табигать. Аның могҗизаларына дөнья галимнәре бергә җыелып уйласа да, башлары җитәрлек түгел.

Әле теге атнада гына караңгы соры болытлар берсен-берсе этә-төртә күктә сабантуй ясаган иде. Көзге пыскак яңгыр да туктамый яуган, хәтта кайчакта кар бөртекләренә дә әйләнгәләгән иде. Ләкин кәефләрне төшереп күңелсезләнмәдек. Чөнки беләбез – мондый салкын-шыксыз көннәрдән соң кояшлы җылы матур көннәр көтеп торачак! Алтын көз – әбиләр чуагы.

Ялгышмаганбыз. Ничә көн рәттән инде безне иртә таңнан кояш елмаеп сәламли. Тоташ яңгырлардан соң безне юатырга-җылытырга ялтырап чыккан кояш аеруча якын. Мондый матур көннәрнең санаулы гына булганнын аңлаган кешеләр аның кадерен белеп калырга ашыга. Парк-бакчаларда алтын яфрак – келәмнән атлап, яшьлек хатирәләрен яңартып йөрүче парлы өлкәннәр күбәк очрый мондый көннәрдә. Аларның гомер җәйләре инде узган, алда – салкын кышлары. Тик мәхәббәтләре яшь килеш калган. Ә бу – иң мөһиме. Эскәмәяләрдә арка җылытып утыручылар да шактый. Яннарында оныклары мәш килә. Гомер көзенең иң матур мизгелләре болар.

Бу быелның соңгы җылысының Әбиләр чуагы дип аталуы да тикмәгә генә түгелдер. Әйе, елның бу фасылы ашын ашаган, яшен яшәгән, хезмәт белән гомер сөргән, ил-көнгә лаеклы балалар үстергән, әмма күңелендә яшәү дәртен югалтмаган игелекле, шәфкатьле әбиләребез күңеле белән бик тәңгәл килә. Бабайларыбыз үпкәләмәсен. Әбиләр чуагы дигәнгә генә әйтү. Хәер, әбиләр чуагынннан соң бабайлар чуагы да булсын иде. Дөресен әйтим, хәзер соңгы вакытта күбебез кояш батареясы белән эшли башлады. Күктә кояш күренмәгән көнне кулдан эшләр генә түгел, кәефләр дә төшә.

Әлегә урамда Әбиләр чуагы. Көзнең генә түгел, елның да иң матур чагы. Кадерен белеп, көзге салкыннарда кышкы бураннарда да җаныбыз туңмаслык итеп җылы җыеп калыйк!
 

Анна АРАХАМИЯ фотосы

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading