Безнең балалар Казандагы 330нчы татар бакчасына йөри. Анда татар теле тиешле дәрәҗәдә һәм күләмдә булмавы моңа кадәр күңелемне кимереп торса, бүген инде сабыр касәм тулып ташыды.
Скопировать ссылку
Безнең балалар Казандагы 330нчы татар бакчасына йөри. Анда татар теле тиешле дәрәҗәдә һәм күләмдә булмавы моңа кадәр күңелемне кимереп торса, бүген инде сабыр касәм тулып ташыды.
Дүрт ел күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: дәресләрдә һәм тәрбия эшендә күбрәк рус теле кулланыла, бәйрәмнәрдә дә үз телебезгә игътибар аз. Көзге бәйрәмдә кечкенә улыбызның төркеменнән видеолар гына җибәрделәр. Җибәргән кадәрендә җырлар да, алып бару да рус телендә генә иде. Олы улыбызның бәйрәмендә бер генә татар җыры яңгырады. Калган җырлар, шул исәптән бию өчен куелганнары да русча иде. Балалар янына Тетушка Непогода килде. Ярый инде анысы берничә татарча җөмлә дә кыстырды (шуңа сөенер көнгә калдык бит!). Табышмакларның ник берсе татар телендә булсын.
Ни өчен моңа кадәр дәшмәдем? Әйе, бездә бит тел ул гаиләдән килә дип ышындырырга тырышалар. Моңа күпмедер дәрәҗәдә ышанган булганмын, күрәсең, телләрен җуеп барган улларым өчен гел үземне гаепләдем. Сүз дә юк, әгәр гаиләдә татар мохите тудырылмаса, балалар бакчалары гына ярдәм итә алмаска мөмкин. Шулай да татар балалар бакчасына йөреп, татар телен өйрәнгән һәм 2нче татар гимназиясенә укырга кергән рус малае турында беләм.
Балалар белән фәкать ана телендә генә сөйләшсәк тә, татарча китаплар укысак та, татарча мультфильмнарга өстенлек бирергә тырышсак та, алар безгә русча җавап бирә.
Шуннан соң мондый фикергә килдем: ә нишләп әле балаларымның татар теленә булган хокукын якламыйм? Нишләп тавыш чыгарудан, мөдирнең эшенә зыян китерүдән куркып дәшмичә йөрергә тиеш? Әле бу арадагы шау-шуда да әнием тәкрарлап торды: “Мөдирне эшеннән кыскартмасыннар тагын, пенсиясенә зыян килмәсен инде...” Әйе, безнең тәрбия шундый шул. Гел кем өчендер борчылып, тавыш чыгудан куркып, үз ирегебезне, милләтебезне кысабыз. Ә мөдиргә балаларның язмышларын үзгәртергә ярыймы? Анда бит бер генә кеше язмышы түгел. Төптәнрәк уйласаң, бу – милләт язмышы.
Син дә дәшмә, мин дә дәшмим ди. Шулай итеп, телебез җеназасына җыелырбызмы?
Мөдиргә дәгъваларымны җиткердем. Ул болай дип җавап кайтарды: “Сезнең белән 200% килешәм, әмма рус балалары да булгач, шул рәвешле җайлашырга туры килә. Әгәр башка милләт ата-аналары безнең бакчаны сайлый икән, алмаска хокукыбыз юк. Алар өйгә якын булсын дип сайларга мөмкин. Хәтта шундый очракларны да беләм: татар кешеләре чиста һәм аларның тәрбияләре яхшы, дип махсус да бирәләр. Тәрбиячеләргә ике телдә дә сөйләшергә кушам”.
Каршы чыктым:
– Ул әти-әниләр татар балалар бакчасы икәнен белә бит. Алар татарча белем һәм тәрбия бирүгә риза булырга тиеш түгелмени?
– Гариза язганда гына риза булган кыяфәт чыгаралар шул. Аннары шикаять язарга да күп сорамыйлар, – дигән җавап ишеттем.
Бу хәлгә ачыклык кертү максатыннан, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага мөрәҗәгать иттек. Шушы мәсьәләгә аңлатма һәм Казанда татар балалар бакчалары буенча статистик мәгълүмат бирерлек берәр белгечнең телефон номерын бирүен сорадык. Әлбәттә, сорау нинди нигездә тууын аңлатырга туры килде. Гүзәл Сәгыйтова татар балалар бакчасында бәйрәмнәр фәкать татар телендә генә үткәрелергә тиешлеге һәм моның шулай түгеллеге аңа яңалык булуын җиткерде. Шулай ук безнең бакча белән элемтәгә чыгачагын һәм минем номерны мәгариф идарәсенә бирүен әйтте.
Безнең белән элемтәгә Казан шәһәре мәгариф идарәсе белгече Әлфия Хәлилова чыкты. Аның сүзләренчә, татар балалар бакчаларында тәрбия дә, укыту да татар телендә алып барылырга тиеш. “Хәтта башка бакчаларда да бәйрәмнәрдә 50/50 итеп үткәрү киңәш ителә, чөнки бездә ике дәүләт теле”, – диде ул.
Әлфия Хәлиловага үземне борчыган тагын берничә соравымны бирдем:
– Татар балалар бакчаларында башка милләт әти-әниләре татар теленә каршы чыгарга хокуклымы?
— Юк-юк! Алар гариза язганда бу татар балалар бакчасы икәнне беләләр бит.
– Канун буенча, кайсы милләттән булуына карамастан, татар балалар бакчалары чиратка баскан барлык балаларны да алырга тиешме?
– Мәгариф турындагы канунда ата-ана бала өчен теләсә нинди белем бирү оешмасын сайлый ала дип язылган.
– Татар балалар бакчаларында тикшерүләр үткәреләме? Мәсәлән, кисәтмичә генә берәр чарага килә аласызмы?
– Мөрәҗәгатьләр булган очракта гына, чөнки без күзәтчелек органы түгел. Ә болай методик эшләр кысаларында тикшерүләр алып барыла.
Безнең очракта боз кузгалды кебек. Шулай да безне сездәге хәлләр дә кызыксындыра. Ана телебезне кысу очракларына юлыкканыгыз юкмы? Кызганыч, күп вакыт “еламаган балага имезлек каптырмыйлар” гыйбарәсе буенча эш йөртелә. Шуңа үз телебезнең сакланышын кайгыртыйк. Хокук бозу очраклары булса, дәшми тормыйк. Безгә дә хатлар юллый аласыз. Бергә һәм бердәм булыйк.
Саннар
Татарстан башкаласында 85 татар балалар бакчасы бар. Аларда 552 төркем эшли һәм 10816 татар баласы йөри. Татар төркемнәре булган балалар бакчалары саны – 151 (342 татар төркеме, 6454 татар баласы).
Фикерләр
Социаль челтәрдә язма элеп, башка балалар бакчаларындагы вазгыять ничегрәк булуы хакында сораштык.
Минзилә Хәбибрахманова:
Кызым да, улым да 369нчы татар балалар бакчасына йөри. Мин, шәхсән, канәгать. Бакчага килеп керүгә барысы да татарча сөйләшә. Дәресләр татарча. Бәйрәмнәр ике телдә. Төркемдә 3-4 рус баласы һәм урыслашкан татарлар да бар. Тәрбиячегә гел игьтибар итәм: русчага күчми. Аңламасалар гына аңлата. Үзем дә минем балалар руслашып чыкмасыннар бакчадан, дип әйттем. Рус әти-әниләр дә адекват бездә. Улым быел гына кечкенәләр төркеменә йөри башлады. Урыслашкан татарлар күп менә. Мин махсус улым белән шар ярып татарча сөйләшәм. Аннары башкалар да балаларына татарча эндәшә башлыйлар. Мөдир дә, тәрбиячеләр дә яхшы дияр идем безнең балалар бакчасында. Исән-сау гына эшләсеннәр.
Эльмира Сираҗи:
Минем кызыма 19 яшь, ул бакчага йөргәндә дә шушы ук мәсьәлә белән очрашкан идек. Мөдир белән дә сөйләштек, РОНОга да , ГорОНОга да барып җиттек, чын татарча гына тәрбия алып барылучы аерым төркемнәргә бүлдердек. Тәрбиячесе дә табылды, бәйрәмнәр дә татарча үтә башлады. Ул чакта да кырын караучылар да, гаепләүчеләр дә булды, тик сүзебездә нык тордык. Хәзер заман башка, көрәшүе тагын да читенрәк булыр, тик барыбер көрәшергә, тавышланырга кирәк, фикердәшләр табарга.
Комментарийлар