16+

«Балалар уенчыгы түгел»

Бәлки, штраф күләмен күтәрергәдер?

«Балалар уенчыгы түгел»

Бәлки, штраф күләмен күтәрергәдер?

 

Ни өчен питбайк, скутерлар белән идарә итүче үсмерләр саны елдан-ел арта? Моңа каршы ничек көрәшергә? Әлеге актуаль мәсьәлә нәкъ менә җәйге айларда ЮХИДИ инспекторлары өчен баш бәласенә әверелә. 

Балалар катнашындагы юл–транспорт һәлакәтләре питбайк, скутер, квадроциклларда җилдерү очраклары бигрәк тә Казан бистәләре өчен хас күренеш. Рәхәт бит. Үзәктән ерак булгач, тикшереп тә йөрмәячәкләр, дигән фикердә, күрәсең, үсмерләр үзләре дә, аларның әти–әниләре дә. Әмма юкка. ЮХИДИ инспекторлары чираттагы рейдларын нәкъ менә Казан читендәге бистәләрдән башлады. Бер көн эчендә генә дә шактый җыелды андый скутер, питбайкта җилдерүчеләр саны. Беркетмә төзелә һәм алга таба алар балигь булмаган эшләре буенча инспекторларга тапшырыла. Районнарның берсендә инспектор булып эшләүче бер танышым моңа каршы үз фикерен җиткерде: “Әти–әниләрне штрафлар да, безгә чакыртулар да куркытмый. Ике атнага бер миңа комиссиягә өчтән дә әз беркетмә керми. Сүзем юк. Әти-әни нәрсә уйлый икән. Көлеп басып торалар бит комиссиядә дә. Тиешле штрафны түлиләр дә, шуның белән шул. Бәлки, штраф күләмен күтәрергәдер, хәер, ул гына да туктата алмас... Бик кызганыч». 

Әти–әниләре бармы икән? 
Осиново бистәсендә яшәүчеләр дә мототранспортта җилдерүчеләргә карап аптырый. «Бөтен урамга матаен кычкыртып үтүче үсмерләрне әти–әниләре бармы икән? Нигә тыймыйлар?» дигән зарлар әледән–әле бистә урамнарының ватсапп чатында пәйда була. Ә күз яшьләренә китерүче фаҗигаләр адым саен. 

Лаеш районы Сокуры авылындагы коточкыч һәлакәт урыныннан фотоларга күз салгач ук, күздә яшьләр пәйда була. 12 июль көнне көндез биредә квадроциклга утырган бер баланың гомере өзелде. Фотолардан күренгәнчә, ике бала юлда ята. Читтәрәк, юл кырыенда - сары төстәге квадроцикл. Башлангыч мәгълүматларга караганда, квадроциклдагы ике бала төп юлга чыкканда чит ил машинасына килеп бәрелгән. 9 яшьлек малай һәлак булган, икенчесе нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Әле ике көн элек кенә әти-әнисе гомере өзелгән малайга менә шундый бүләк алган булган. Кемдер күрәчәк дияр, кайсылары әти-әнинең ваемсылыгына сылтар бу фаҗигане. Ике якта да хаклык бардыр...

16 июль кичендә Башкортстанның Дарьино авылында Үзәк урамда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 16 яшьлек яшүсмер питбайк белән юл кырыеннан барган өч җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 17 яшьлек кыз алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән. Мотоцикл йөртүчесен, шулай ук зыян күргән ике җәяүлене, шул исәптән дүрт айлык баланы, төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр. 

Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

Балаларга сатып алмагыз!
Татарстан ЮХИДИ мәгьлүматларына караганда, квадроцикл, скутер, питбайкчылар тарафыннан кагыйдә бозучылар саны арткан. Сезон башыннан шундый 400 техника штраф стоянкасына куелган.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Айрат Сәмигуллин сүзләренчә, күп кенә әти-әниләр балаларына питбайклар, мотоцикллар һәм скутерлар сатып алып бирә, аларның нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкин булуын аңламый.

«Мотоцикллар һәм питбайклар уенчык түгел, аларны балаларга сатып алмагыз!» – ди ул.
Ул мототранспорт белән идарә итү кагыйдәләрен искә төшерә:
• мопед (скутер) белән М категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән башлап идарә итәргә мөмкин (двигатель күләме 50 см3 дан артмый);
• эчке двигателенең күләме 125 см3 дан кимрәк булган җиңел мотоцикл белән А1 категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән идарә итәргә мөмкин;
• эчке двигателенең күләме 125 см3 артык булган мотоцикл белән А категорияле йөртү таныклыгы булганда 18 яшьтән идарә итәргә рөхсәт ителә.

Квадроцикл белән идарә итү өчен, А1 категорияле тракторчы-машинист йөртү таныклыгы кирәк. Мондый транспорт белән гомуми файдаланудагы юлларда йөрергә ярамый.

Айрат Сәмигуллин шулай ук велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә искә төшерде.

«Игътибарлы һәм уяу булыгыз. Әти-әниләргә мөрәҗәгать итәм: юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлап торыгыз. Балаларга юлдан ничек итеп дөрес чыгарга икәнен аңлатыгыз. Балалар машиналарның туктавын күргәннән соң гына юл аркылы чыгарга мөмкин булуын белсеннәр. Һәм балаларның киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар өстәргә онытмагыз», – диде ул.

«Алар өчен җаваплылык – безнең кулларда!»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ата-аналарга җәен юлларда аварияләр артуын искәртте. Юл һәлакәтләре арасында авыр нәтиҗәләргә китергәннәре дә бар, алар 18 яше тулмаган үсмерләр гаебе белән килеп чыккан.

«Алар өчен җаваплылык – безнең кулларда! Хәтта куркыныч юк кебек тоелган урыннарда да үсмерләр һәм балаларга транспорт белән контрольсез идарә итәргә рөхсәт итү ярамый», - дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.
Ул билгеләп үткәнчә, квадроцикл, питбайк, скутерга (һ.б.) утырган бала үзенә дә, тирә-яктагыларга да куркыныч тудыра. Миңнеханов искәрткәнчә, мондый транспорт – «балалар уенчыгы түгел».

Искәртеп узабыз, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Юкса, бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әйтик, 21 июль көнне 11 сәгать 10 минутта Чаллы шәһәрендәге Чулман проспектында «Фиат Дукато» автомобиле руле артында утыручы 1978 елгы ир-ат көйләнмәгән (светофорсыз) җәяүлеләр юлыннан велосипедтан төшми генә чыгып баручы яшүсмерне бәрдерә. Кыз алган җәрәхәтләрдән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә үлә.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң ГАИ инспекторлары яшүсмернең шәхесен ачыклауда ярдәм сорап, мәгълүмат чаралары аша хәбәр тарата. Чөнки аның үзе белән документлары булмый, телефоны да авариядән соң төзексез хәлдә була. Соңрак алар кызның якыннары белән элемтәгә керә. Кызга 14 яшь булган. 

Юл-транспорт һәлакәте сәбәпчеләренең гаебен тикшерү барышында ачыклаячаклар. ЮХИДИ хезмәткәрләре искәртүенчә, җәяүлеләр кичүе аша чыкканда велосипедчы бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедтан төшеп кенә чыга ала.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading