16+

БАЛАЛАРГА «XXI гасыр совет циркы» бүләге

Казанга алты Алжир арысланы кунакка килде. Алар барысы да ана арысланнар. Ниләр генә кыланмый бу ерткычлар: бик тыңлаулы гына булып, алгы аякларын да күтәреп утыралар, янып торган боҗра аша да бернинди куркусыз сикереп чыгалар.

БАЛАЛАРГА «XXI гасыр совет циркы» бүләге

Казанга алты Алжир арысланы кунакка килде. Алар барысы да ана арысланнар. Ниләр генә кыланмый бу ерткычлар: бик тыңлаулы гына булып, алгы аякларын да күтәреп утыралар, янып торган боҗра аша да бернинди куркусыз сикереп чыгалар.

«Интерцирк» эстрада-цирк берләшмәсенең интернатларда һәм балалар йортларында тәрбияләнүче 2000 сабыйга «Совет циркы. XXI гасыр шоуы»нда бүләк иткән иң дулкынландыргыч номеры шушы Алжир арысланнары катнашында булгандыр, мөгаен. Цирк Казандагы гастролен, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы белән берлектә, хәйрия чыгышы итеп башлап җибәрде.
Балалар һәр номерны да яратып кабул итте. Усал ана Алжир арысланнары үзләренең сәләтләре белән бер яктан бөтен кешене шаккатырса, икенче яктан, алар ырылдаган вакытта берәүнең дә тез буыннары дерелдәмичә калмагандыр. Ана арысланнар аталарына караганда да агрессиврак, кушканны эшләргә дә атлыгып тормыйлар. Шуңа күрә, бу ерткычлар белән эшли алучылар да Россиядә бармак белән генә санарлык. Арысланнарны өйрәтүче Виталий Смольскийны шунысы җәлеп иткән дә инде. Арысланнары белән уртак телне ул яхшы мөгамәлә, аларга карата хөрмәт белән таба. Шуның нәтиҗәсе буларак, тамаша вакытында арысланнар, ара-тирә киреләнеп, тешләрен ыржайтып ырылдап алсалар да, өйрәтүчеләренең һәр боерыгын җиренә җиткереп үтәде. Арыслан Виталий Смольскийның муеныннан итне алганда зал куркудан өнсез калган иде, ерткыч исә аны ялап кына алды - моннан соң барыбыз да җиңел сулап куйдык...
Цирк аренасына гигант крокодиллар, буар еланнар, шул исәптән, питон чыккач та, йөрәк дөп-дөп тибә башлый. Әле мәктәпкә дә кермәгән балаларга исә кызык: шундый хайваннарны күрә алу шатлыгы эчләренә сыймый аларның. Экзотик хайваннарны өйрәтә торган Сергей Тарантин крокодил авызына башын тыгарга да батырчылык итте хәтта.
Тәвә кошлары, мөлаем понилар, җитез маймыл катнашындагы чыгышлар да күңелгә хуш килде. Клоуннарны исә бөтен зал яратып калды. Һава гимнастлары һәм акробатлар (алар барысы да Халыкара цирк фестивальләрендә күпсанлы призларга лаек булган кешеләр) ясаган күнегүләр соклану һәм хөрмәткә лаек. Ә иң үзенчәлеклесе - күнегүләрнең барысы да саклану чараларыннан башка эшләнүе. «Ни өчен алай?» - дигән сорауга исә номерны куючы җитәкче: «Совет циркы бит. Элек барлык номерлар да шулай башкарылган, - диде. - Без элеккеге чын циркны күрсәтергә теләдек. Хәзергеләренең күбесе спектакль, тамаша буларак оештырыла. Җыр-биюләр күп. Без исә күбрәк номерларга корылган шоу оештырдык».
Ике сәгать ярымлык чыгышлар күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Көчле алкышлар, «афәрин» сүзләре бик озак тынмады. Соңрак булган матбугат очрашуында цирк артистлары да моңа чиксез сөюнүләрен җиткерде. «Казан - цирк шәһәре. Монда тамашачы артистларга хөрмәт белән карый, яратуын җиткерә белә, үз энергиясен бүләк итә. Без балаларга үз тамашабызны бүләк итә алуыбызга бик шат», - диде алар. Гомумән, «Совет циркы. XXI гасыр шоуы»ннан барлык балалар һәм хәтта өлкәнрәк тамашачылар да күп энергия, яхшы кәеф, адреналин алып кайтып китте - аларның йөзләрендәге елмаю да шуның дәлиле иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading