16+

«Балаларны аракыга алмаштырмагыз!»

Яшел Үзән районында яшәүче Елена Шишканова кичә «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә елый-елый чыгыш ясады. Аллага шөкер, кайгы-хәсрәттән түгел, ә сөенеч яшьләре иде ул.

«Балаларны аракыга алмаштырмагыз!»

Яшел Үзән районында яшәүче Елена Шишканова кичә «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә елый-елый чыгыш ясады. Аллага шөкер, кайгы-хәсрәттән түгел, ә сөенеч яшьләре иде ул.

Тарихы болайрак:
- Ирем белән берара тәмам эчкечеләргә әверелә яздык. Ике, биш һәм сигез яшьләрдәге өч балабызны мәҗбүри тартып алдылар. Шунда гына коточкыч ялгыш ясавымны аңладым. Алкоголизмнан дәвалану буенча курслар уздым, эшкә урнаш­тым, эшлим. Ирем дә дәваланды. Бәхетебез - балаларыбыз ун айдан соң гаиләбезгә кире кайтарып бирелде. Балаларыгызны аракыга алмаштырмагыз. «Аек­лык ноктасы» проектына бик рәхмәтлемен, бу проект дәвам итсен иде, - дип, дулкынланып, кичергәннәре белән уртаклашты Елена.

- Татарстан Президенты күрсәтмәсе нигезендә, 2015 елда «Аеклык ноктасы» («Точка трезвости») республика проекты башлап җибәрелгән иде, - дип таныштырды Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина. - Беренче этапта - 45, икенче этапта 42 ана бушлай алты айлык дәвалану курслары узды. Икенче этапта өч гаилә, ягъни ир белән хатын да дәваланды. Чираттагы курсны быелның көз айларында башлау ниятләнелә.

Республикада 9693 гаилә «имин булмаган гаилә» дип санала. Ул гаиләләрдә 16 мең бала үсә. Ел саен уртача бер мең бала ятимнәр санын тулыландыра.
Балигъ булмаганнар эш­ләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина районнардагы комиссияләрне активрак эшләргә чакырды. Кукмарадагы комиссиянең тырышлыгы үрнәк итеп китерелде.

- Район хакимияте баш­лыгы эшчәнлегебезгә зур теләктәшлек күрсәтә. Бездән сигез хатын-кыз дәвалану курслары узды, аларның һәркайсы эшкә урнашты, -диде Кукмара районының балигъ булмаганнар эше буенча комиссия рәисе Равия Кәримуллина.
- Республикада 11 717 бала - ятим. Нинди генә уңайлыклар да балага үз ата-анасын алмаштыра алмый, - дип искәртте Гүзәл Удачина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading