АКШта 12 яшькәчә баланы үзен генә калдырырга ярамый. Әти-әни баласын караучысыз калдыра икән, аларны монда бик тә кырыс җәза көтә: моның өчен кулга алырга һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Россия Дәүләт Думасы депутатлары да көзге сессиядә балаларын ялгыз калдырган әти-әниләрне җавапка тарту мәсьәләсен карамакчы. Депутатлар чит илләрдән дә...
Чыннан да, ялгызлары гына калу сәбәпле, төрле бәхетсезлекләргә юлыккан балалар турында көн саен сөйләп торалар. Балаларын өйләрендә үзләрен генә бикләп калдыра торган әти-әниләр дә аз түгел. Быел гына да шуңа бәйле рәвештә Россиядә берничә фаҗига булды. Мәсәлән, 15 июльдә Томск өлкәсендә бер хатын-кыз өч баласын өйләрендә үзләрен генә калдыра. Балаларның берсе электр мичендә һәлак була. 19 июльдә Башкортстанда шулай ук өйдә ялгызы гына калган ике бала янып үлә. Мондый мисалларны, кызганычка, әле күп санарга була.
Әлегә әти-әниләрне, балаларын ялгыз калдырган өчен, нинди җәзалар көтәчәге төгәл билгеле түгел. Ачыклыйсы мәсьәләләр дә күп. Башта депутатлар балаларны ничә яшьтә, нинди очракта һәм күпме вакытка үзләрен генә калдырырга яраганлыгын хәл итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар