16+

Баулыдагы «Шатлык» кунакка чакыра

Һәркайсыбызның, һич югы бер тапкыр булса да, мөмкинлеге чикләнгән балаларга ярдәм күрсәткәне бардыр. Сүз дә юк, тамчыдан күл җыела. Ә шулай да ярдәмгә мохтаҗ әниләр һәм сабыйлар шултиклем күп, аларның бик-бик азы гына башкаларның күңел җылысын тоя кебек. Баулы районында очраклы гына бер вакыйгада катнашырга туры килде. Биредә, капиталь ремонттан...

Баулыдагы «Шатлык» кунакка чакыра

Һәркайсыбызның, һич югы бер тапкыр булса да, мөмкинлеге чикләнгән балаларга ярдәм күрсәткәне бардыр. Сүз дә юк, тамчыдан күл җыела. Ә шулай да ярдәмгә мохтаҗ әниләр һәм сабыйлар шултиклем күп, аларның бик-бик азы гына башкаларның күңел җылысын тоя кебек. Баулы районында очраклы гына бер вакыйгада катнашырга туры килде. Биредә, капиталь ремонттан...

Һәркайсыбызның, һич югы бер тапкыр булса да, мөмкинлеге чикләнгән балаларга ярдәм күрсәткәне бардыр. Сүз дә юк, тамчыдан күл җыела. Ә шулай да ярдәмгә мохтаҗ әниләр һәм сабыйлар шултиклем күп, аларның бик-бик азы гына башкаларның күңел җылысын тоя кебек.
Баулы районында очраклы гына бер вакыйгада катнашырга туры килде. Биредә, капиталь ремонттан соң, «Шатлык» реабилитация үзәге ачтылар. Дәүләт советы депутаты Ирек Салихов шәхси акчасына махсус уен мәйданчыгы бүләк итте. Күп еллар сабыйларга шатлык-куаныч китерә торган саллы бүләк бу. Тәрбияче апалар, уенын-чынын бергә кушып, Ирек Салиховны пионер сафларына алып, киләчәктә дә ярдәмнән ташламаска ант та иттерделәр әле. Үзәк 54 урынга исәпләнгән, яңа туган баладан алып 18 яшькәчә барлык төркем авыруларны да кабул итәләр. Ремонттан соң бина гына түгел, барлык җиһазлар яңартылган, үзәкнең дәвалау мөмкинлекләре дә арткан. «Шатлык» реабилитация үзәгенә Татарстанның барлык районнарыннан да килә алалар. Авыру балаларның әниләре өчен махсус бүлмәләр дә җиһазландырылган. «Шәһри Казан» газетасы аша үзебезнең үзәккә чакырабыз», - диде тәрбиячеләр.
- Кызганыч, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны күп вакытта ялгыз әниләр тәрбияли. Бу очракта әтиләрнең күбесе гаиләләрне ташлап китә. Элек үзәктә 6 айга хәтле дәваланып була иде. Бу вакыт эчендә ялгыз ана бераз ял итеп, кайбер эшләрен башкарып, кая да булса урнашып, азмы-күпме акча эшләп ала иде. Соңгы кануннар буенча, һәр бала реабилитация үзәгендә елга ике тапкыр берәр ай гына була ала. Һич югы ялгыз аналар өчен генә булса да төзәтмәләр кертәсе иде, - дип мөрәҗәгать итте Ирек Салиховка «Шатлык»та вакытлыча директор вазифаларын башкаручы Зөлфия Гаяева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading