16+

Базар ябылды

Узган атнада Адоратский урамында урнашкан «Привоз» 1 нче күпләп сату базары» ҖЧҖ ябылды. Роспотребнадзор, ТР буенча Эчке эшләр һәм Экология министрлыклары һәм МЧС үткәргән планнан тыш тикшерү вакытында базарда закон бозу очраклары табылган.

Биредә янгын сигнализациясе эшләмәгән, ут чыккан очракта халыкны кисәтә торган җайланма урнаштырылмаган, запас чыгу юллары томаланган булган. Санитария һәм экология нормаларының да тулысынча үтәлмәгәнлеге ачыкланган. Шуңа өстәп, сәүдә урынында уен бизнесы белән шөгыльләнә торган букмекер конторасы барлыгы, «Дагестан» һәм «Привоз» кафеларында касса аппаратлары куелмаганлыгы ачыкланган. Базарда эшләүчеләрнең хезмәт һәм медицина документлары да булмаган. Биредә законсыз рәвештә шлагбаум куеп, 1200 кв м җир биләп алынган. Килешү һәм калган документлар булмавын исәпкә алсак, базар законсыз рәвештә эшләгән.
Санап кителгән кимчелекләрне һәм сәүдә итүчеләрнең кисәтүләргә игътибар итмәүләрен исәпкә алып, Казан шәһәре прокуратурасы судка мөрәҗәгать иткән. Яңа Савин районы суды, ахыргы карар чыгарылганчы, базарны вакытлыча ябып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading