16+

Белем алыйм дисәң ничаклы...

Арчаны, хаклы рәвештә, әдәбият һәм мәдәният үзәге дип атарга була. Әдәбиятыбызга Тукайны һәм тагын 30лап талантлы каләм әһелен биргән төбәк ул. Шуңадыр инде Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да республикада иң зурлардан санала, 57 китапханәне берләштерә. Хәзер традицион кәгазь китаптан - электрон китапка, кәгазь формулярдан Бердәм укучы билетына күчү чоры башланды.

Белем алыйм дисәң ничаклы...

Арчаны, хаклы рәвештә, әдәбият һәм мәдәният үзәге дип атарга була. Әдәбиятыбызга Тукайны һәм тагын 30лап талантлы каләм әһелен биргән төбәк ул. Шуңадыр инде Арча Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы да республикада иң зурлардан санала, 57 китапханәне берләштерә. Хәзер традицион кәгазь китаптан - электрон китапка, кәгазь формулярдан Бердәм укучы билетына күчү чоры башланды.

Яңа технологияләр китапханә хезмәте күрсәтүдә әһәмиятле үзгәрешләр дә кертте. Интернет ресурслардан файдалану укучыларның катлаулы сорауларын да канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Һәр авыл китапханәсенең үз сайты бар, алар даими рәвештә ике телдә яңартылып барыла.

Китап укучыларны китапханәләргә тагын да күбрәк тарту һәм туплау максатыннан, китапханәсе булмаган авылларда күчмә китапханәләр оештырдык. Йөрмәүчеләргә китапларны өйләренә дә илтеп бирәбез, укысыннар гына.

Кышкарда «Кайтаваз», Яңа Кырлайда «Таяныч», Яңа Кенәрдә «Яшь хокук белгече», Носыда «Гаилә учагы», Сеҗедә «Тургай», Иске Кишеттә «Хуҗабикә», Хәсәншәихтә «Мирас», Шушмабашта «Таяныч» клублары озак еллардан бирле нәтиҗәле эшлиләр. Китапханәләр каршында, татар теле һәм әдәбияты укытучылары ярдәме белән берлектә, «Каләм осталары» түгәрәкләре дә эшли.

Арча шәһәрендә яшәп иҗат иткән, күпсанлы публицистик язмалар, повесть, хикәяләр авторы Радик Фәизов җитәкләгән «Тукай якташы» әдәби түгәрәге, 2011 елда «Каурый каләм» исеме белән яңа сулыш алып, Үзәк китапханә каршында эшли башлады. Бүгенге көндә берләшмәгә 30дан артык һәвәскәр шагыйрь һәм прозаик йөри. Район хакимияте ярдәме белән, «каурый каләм»леләрнең «Шигъри тәлгәшләр» һәм «Гариф Ахунов премиясе лауреатлары» исемле китаплары басылып чыгу да куанычлы вакыйга булды.

- Һәр елны апрель башында китапханәләрдә Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтәбез. Әле күптән түгел генә район балалар китапханәсендә шагыйрә Йолдыз Шәрапова белән «Бәллүр каләмле язучы» исемле очрашу кичәсе оештырылды. Тернәкләндерү үзәгенә йөрүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә әкият геройлары катнашында, театральләштерелгән чаралар, мавыктыргыч кичәләр уза. Әдәби уеннарда катнашу бу балаларның күңелен үстерә.

Район балалар китапханәсе шәһәребезнең балалар бакчалары белән дә тыгыз элемтәдә тора. «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты буенча да актив эш алып барыла районыбызда. 2016-2017 уку елында район буенча барлыгы 2214 башлангыч сыйныф укучысына тантаналы төстә шундый көндәлек тапшырылды. Быел укучылар әти-әниләре һәм классташлары белән бергәләп «Иң яхшы иҗади коллектив», «Иң актив мәдәни команда», «Иң мәдәни гаилә» бәйгеләрендә көч сынашалар, - дип хаклы рәвештә горурлана район балалар китапханәсе мөдире Алсу Рәхимбаева.

Соңгы елларда Арчада матур парклар, скверлар төзелә. Көннәр җылыну белән, шул паркларга чыгып, «Әдәби мәйдан»нар, акцияләр, язучыларның юбилей һәм искә алу кичәләрен уздырабыз.

Мөмкинлекләре чикләнгән начар яки бөтенләй күрмәүчеләр, инвалидлар һәм картлар йортында тәрбияләнүчеләр дә китапханәнең актив укучылары. Картлар йортында күчмә китапханә эшли. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус рәвештә Республика сукырлар китапханәсеннән Брайль шрифты белән басылган һәм аудио китаплар алдырабыз.

Киләчәктә дә яшь буынга гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны өйрәтү, телебезне, моңыбызны саклау, гасырлардан килгән тәрбия үрнәкләрен җиткерүдә ныклы эш алып барырга тырышырбыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading