16+

Бензин - төтенгә, ә газ акчага әйләнә

Татарстан хөкүмәте белән «Газпром газомоторное топливо» компаниясе килешүе нигезендә, республикада транспорт чараларын газ ягулыгына көйләү буенча 2023 елга кадәрге чорга исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шушы юнәлештә башкарыла торган эшләр бәян ителде.

Бензин - төтенгә, ә газ акчага әйләнә

Татарстан хөкүмәте белән «Газпром газомоторное топливо» компаниясе килешүе нигезендә, республикада транспорт чараларын газ ягулыгына көйләү буенча 2023 елга кадәрге чорга исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шушы юнәлештә башкарыла торган эшләр бәян ителде.

- Узган ел 834 машинага газ җиһазы урнаштырылды. Аларның 136 сы - физик, ә 698 е юридик затларның транспорт чаралары. Быел газ ягулыгында эшләүче машиналар саны 1500 гә җитәр дип фаразланыла,-диде республиканың икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.
Двигательне газ ягулыгына көйләү җиңел автомобильләргә 70-100 мең сумга, йөк машиналарына 200-400 мең сумга төшә. Программа нигезендә әлеге чыгымнарның 30 проценты каплана. Җиңел автомобильләргә - 27 мең сумга кадәр, кече йөк автомобильләренә («ГАЗель» рәвешендәгеләр) - 48 мең сумга кадәр, автобусларга -111 мең сумга кадәр һәм магистраль йөк машиналарына 147 мең сумга кадәр акча кире кайтарып бирелә. Тракторларын газ ягулыгына көйләүчеләргә 210 мең сумга кадәр ташлама ясала. Әле тагын 1,5 мең кубометр газ тутыру өчен «ягулык картасы» бүләк ителә.
Әгәр юридик затның, ягъни предприятиенең акчасы җитәрлек булмаса, «Газпром газомоторное топливо» компаниясе аңа, транспорт чарасын газ ягулыгына көйләү өчен, еллыкның бер проценты чикләрендә 6 яки 12 айга займ бирә. Кредит алырга гаризаны транспорт чарасын газ ягулыгына көйләү пункытында (ППТО) язасың. Шушы ук пунктлар субсидия һәм башка документларны да туплап бирә.
Казанда Гадел Кутуй һәм ТЭЦ урамнарында ППТО эшли. Транспорт чарасын газ ягулыгына көйләү белән Совет районына урнашкан «Кан-Авто» фирмасы да шөгыльләнә.
Җиңел автомобильләргә, гадәттә, 80-100 литрлы, ә йөк машиналарына 123 литрлы баллоннар урнаштырыла. Сиксән литрлы баллонга 20 кубометр газ сыя.
- Газның бер кубометры бер литр бензинга тиң. Ләкин, газның бер кубометры -13сум, бензинныкы 30 сумнан артык,-диде «Газпром газомоторное топливо» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Казан филиалы директоры Булат Газизуллин.
- Газ ике айдан соң ук акчаны янга калдыра башлый,-дип, фикерне куәтләде «Компания Шанс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Денис Савельев.
«Таттехконтроль» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Марат Ярмиев аңлатканча, газ ягулыгына көйләнгән транспорт чараларына карата нинди дә булса чикләүләр, өстәмә авырлыклар юк.
Татарстанда автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләре (АГНКС) Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Мамадыш шәһәрләрендә, Буа һәм Алексеевск районнарында, шулай ук Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә эшли. Казан, Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Зәй шәһәрләрендә станцияләр тагын төзеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading