16+

“Бер фатирда “яшиләр”, әмма бер-берләрен белмиләр

Бу табышмакка җавапны Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша белә.

“Бер фатирда “яшиләр”, әмма бер-берләрен белмиләр

Бу табышмакка җавапны Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша белә.

Спикер билгеләп узганча, бүгенге көндә коррупция үзгәреш кичерә, һәм мондый җинаятьләрнең схемасы күптөрле. Практика җинаятьне булдырмый калуның аның нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда җиңелрәк булуын күрсәтә. Моның өчен 2011 елдан бирле коррупциягә каршы мониторинг уздырып киләбез, диде Равия Шрша коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре турындагы матбугат конференциясендә. 

Республика халкын аеруча борчыган һәм очрашырга туры килгән юнәлешләрне ул аерым атап үтте.

Узган елны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 2000нән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән, шуларның 90ы коррупциягә кагылышлы. 

– 2023 елда департаментка мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә карата шикаять белән мөрәҗәгать итүләр гомуми санның 15 процентын тәшкил итә. Беренче сыйныфка керү мәсьәләләре буенча – 10 процент, белем бирү оешмасына соң яки иртәрәк яшьтә кабул итү турындагы мөрәҗәгатькә – 8 процент туры килә. 2023 елда, Әлки, Әтнә, Яңа Чишмә һәм Тәтештән тыш, калган бөтен район халкы департаментка мәгариф өлкәсенә кагылышлы шикаятьләр белән мөрәҗәгать иткән, – диде коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире.

Аның әйтүенчә, коррупция күренешләренең килеп чыгу куркынычы балалар бакчаларында урын җитмәү проблемалары булган муниципаль берәмлекләрдә дә арта.

Балаларын теләгән мәктәпләренә бирү өчен, шул мәктәп караган территориядәге йортларның фатирларына фиктив теркәлүчеләр дә бар икән. Шул рәвешле “резин” фтаирлар барлыкка килә, шуларда “яшәүче” балалар, бер сыйныфта укысалар да, бер-берләрен белмиләр, диде спикер.  

Тикшерү нәтиҗәсендә ялган диплом белән эшләүче физкультура укытучысы барлыгы да билгеле булган. Дипломыннан күренгәнчә, ул, имештер, Казан олимпия резервы училищесында укыган. Әмма чынлыкта педагог анда укымаган, аны элекке үрнәктәге “дипломы” саткан. 

Тагын бер җитди юнәлеш – сәламәтлек саклау тармагы. Узган елда республика районнарындагы 38 медицина учреждениесе хезмәткәрләренә карата мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның 15е нигезле булган. Актаныш, Югары Ослан, Чүпрәле, Кама Тамагы, Мөслим, Тәтеш, Чирмешән районнарында шикаятьләр булмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading