16+

Бер күрешү – үзе бер гомер

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 20-26 июль көннәрендә Болгарда Мөселман яшьләре форумын уздыра.

Бер күрешү – үзе бер гомер

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 20-26 июль көннәрендә Болгарда Мөселман яшьләре форумын уздыра.

Җыенда республикадан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән, Кырымнан йөзгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Форумның максаты - төрле төбәкләрдә яшәүче мөселман яшьләрен татар халкының рухи мирасы белән таныштыру, аларны республиканың мөхтәрәм дин әһелләре, шәхесләре белән аралаштыру, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләү.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, форум эшендә быел беренче тапкыр чит ил кунаклары, аерым алганда Малайзиядән ислам тәгълиматчысы Абдурахим Бикрим катнашачак.

- Татарларда бер күрешү - үзе бер гомер дигән әйтем бар. Мөселман яшьләре форумда очрашып аралаша, үзара таныша ала. Абдурахим Бикрим исә аларга Коръән могҗизалары турында сөйләячәк, - дип белдерде журналистларга мөфти урынбасары.

Форумга килергә теләк белдерүче яшьләрнең күп булуы аеруча сөенечле. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, бигрәк тә Башкортстан яшьләре активлык күрсәтә ди.

Форумда яшьләр проблемалары турында да фикер алышачаклар. Форум кунаклары өчен Болгарга сәяхәт кылу да каралган.

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading