16+

«Без кычыткан ашап исән калган буын»

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!» дип аталган хәйрия концерты проекты 6 май көнне Мамадыш җирлегендә тәмамланды. Өч ай дәвамында республиканың мәртәбәле сәхнә ветераннары...

«Без кычыткан ашап исән калган буын»

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!» дип аталган хәйрия концерты проекты 6 май көнне Мамадыш җирлегендә тәмамланды. Өч ай дәвамында республиканың мәртәбәле сәхнә ветераннары...

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!» дип аталган хәйрия концерты проекты 6 май көнне Мамадыш җирлегендә тәмамланды.
Өч ай дәвамында республиканың мәртәбәле сәхнә ветераннары районнар буйлап ун меңгә якын кеше алдында тамаша кылды. Мамадыш җирлегендә оештырылган концерт ветераннарга яшь чакларын искә төшерде. Чөнки сәхнәдә алар чорындагы йолдызлар Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Миңгол Галиев, Зөһрә Шәрифуллина, Асаф Вәлиев, Искәндәр Биктаһиров, Кирам Сатиев, Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Мостафина, Азат Хәлимов һәм Мамадыш районының үзешчән сәхнә осталары: «Балкыш» фестивале лауреатлары, Татарстанның атказанган артисты Гөлнәзирә Талипова, Ольга Петухова һәм Котдус Туйчин кебек мөхтәрәм артистлар чыгыш ясады.
- Сезнең ярдәм белән без быел 70 нче язны аяз күк астында каршы алабыз. Безнең районнан да сугышка 16 меңгә якын ир-ат киткән, шуларның яртысы яу кырында чит җирләрдә ятып калган. Сез, җиңү көнен якынайту өчен, саулыгыгызны да, гомерегезне дә кызганмагансыз. Бу батырлыгыгызны мәңге онытмабыз, - дип сәламләде Анатолий Иванов җыелган ветераннарны.
- 27 млн кеше гомере исәбенә түләп алынган җиңүнең нинди кадерле икәнен яхшы беләбез. Сугыш ярасы эзләре әле бүген дә югалмаган, - дип хатирәләрне яңартты Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.
Әле быел гына башланып киткән проектны ветераннарыбыз да җылы кабул итте. Сәхнәдә дә сугышның нәрсә икәнен үз җилкәләрендә татыган артистлар иде бит. Инде өлкән яшьтә булуга карамастан, «Илһамият» клубы оештырган бер генә чарадан да калмаган Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова да, бу сүзләрне дәлилләп, «без кычыткан ашап кына исән калган буынның берсе», дип әйтеп куйды. Флюра ханымның бер караганда сугышка бөтенләй кагылышлы булмаган «Әнием» җырының да үз тарихы бар икән.
- Без 43 нче елда биш бала әти-әнисез ятим калдык. Яу кырында ир-атлар гына түгел, ә кемнеңдер әнисе, кызы булган гүзәл хатын-кызларыбыз да сугышты бит, - дип аңлатты ул.
Әлеге проект сугыш һәм тыл ветераннары өчен генә түгел, ә артистлар өчен дә якты вакыйга булып истә калды. Чөнки инде бөтенләй сәхнәдән киттем дигәндә генә кабат халык игътибарын, мәхәббәтен күрү аларны янәдән яшәртеп җибәрде.
- Кая барсак та, артистларыбыз һәрвакыт алышынып тора. Чөнки әлеге чарада барысының да катнашасы килә. Артистларыбыз янәдән сәхнәгә күтәрелгәч, үзгәрде, канатланды, күзләрендә очкын күренә башлады. Проект эшен дәвам итсә иде, без дә сәхнәдән китмичә, үзебезне тулы хокуклы артистлар итеп тойсак иде, - дигән теләктә калды Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина.
Мамадыш районында исә әлеге чаралар ел әйләнәсендә булып торган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына төрле оешмалар ветераннар, район халкы өчен 370кә якын спектакль куйган. Районда сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына багышланган сигез һәйкәл ачылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading