16+

«Без түрә дә, чиновник та түгел...»

Аларны түрә, чиновник дип тә атыйлар, әмма бу ялгыш фикер. Министрлыкларда һәм ведомстволарда эшләүчеләр дәүләт хезмәткәре дип йөртелә. Быел икенче тапкыр республикада иң яхшы дәүләт хезмәткәрен ачыклыйлар.

«Без түрә дә, чиновник та түгел...»

Аларны түрә, чиновник дип тә атыйлар, әмма бу ялгыш фикер. Министрлыкларда һәм ведомстволарда эшләүчеләр дәүләт хезмәткәре дип йөртелә. Быел икенче тапкыр республикада иң яхшы дәүләт хезмәткәрен ачыклыйлар.

Былтыр конкурс беренче мәртәбә үткәрелде, анда 30 министрлык һәм ведомстводан 90 дәүләт хезмәткәре катнашкан иде. Быел аларның саны кимегән - 70 кеше. Конкурсның сайлап алу этабы министрлыкларда үтеп, җиңүчеләрне исә республика этабына җибәргәннәр. Бу атнада алар законнарны белү, Татарстанның дәүләт телләре - рус һәм татар, шулай ук берәр чит тел буенча тест язды, ә икенче көнне үзләрен эшлек­ле уенда сынадылар. Башкарылган биремнәр бер ай эчендә тикшерелеп, икенче этапка 36 кеше үтәчәк. Алар ко­миссия әгъзалары каршында конкурс эшләрен яклаячак.

ТР Дәүләт хезмәте һәм кадрлары департаментының баш киңәшчесе Лилия Зиннәтуллина сүзләренчә, катнашучыларның уртача яше - 32, иң өлкәненә - 58 яшь (Рөстәм Гайнетдинов, ТР Президенты аппаратыннан), иң яшенә - 24 яшь (Мария Вьюгина, ТР Хисап палатасыннан). Республикада 5800 дәүләт хезмәткәре исәпләнә, ә конкурс­та 12се генә җиңүче булачак, һәрберсенә 50шәр мең сум тапшырылачак. Былтыр җиңүчеләрне Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхсән котлаган, быел да килеп чыгарга җае булыр, дип өмет итә оештыручылар. Лилия Зиннәтуллина әйтүенчә, конкурста югары нәтиҗәгә ирешүчеләргә эш урыннарында игътибар артачак. Әйтик, узган елгы җиңүчеләрнең күбесе бер ел эчендә югарырак дәрәҗәгә күтәрелгән.
Телгә кагылышлы тест биремнәрен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре әзерләгән. Филология фәннәре кандидаты доцент Кадрия Фәтхуллова сүзләренчә, былтыр татар теленнән татар һәм рус кешеләре өчен бер генә төрле тест төзелсә, быел, милли үзенчәлекне исәпкә алып, ике төрлене әзерләгәннәр. Биремнәрдә дәүләт хезмәткәрләре эш итә торган сүзләр, документларның төрләренә кагылышлы сораулар бар.

- Дәүләт хезмәткәрләре белән даими элемтәдә торабыз, ел саен университетта алар өчен татар һәм рус телләреннән 108 сәгатькә исәпләнгән курс­лар үткәрелә. Дәресләрдә аларны өйрәтә идек, ә монда эшебезнең нәтиҗәсен күрә алабыз. Уйланып язалар, бер җирдә җавапны дөрес билгеләмәсәләр дә, бик борчылалар. Аларның үзара сөйләшү мөмкинлеге бар, әмма эндәшмичә генә утыралар, чөнки һәрберсе җиңүгә ом­тыла, - диде Кад­рия Фәтхуллова.

Лилия Зиннәтуллина сүзләренә караганда, законда татар телен белү шарты куелмаган, әмма Президент аппаратына эшкә кабул иткәндә кешегә ике телне белүе өстенлек бирә.

Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшләүче Наталья Никитина, татар булмаса да, телне аңлый, тик сөйләшә генә алмый. Ул төбәкара эшчәнлек өчен җавап бирә, ягъни Татарстан делегациясенең Россия төбәкләренә һәм Россия төбәкләре делегацияләренең безнең республикага сәяхәтен оештыруда катнаша. Бүлекләрендә биш кеше. Төбәк җитәкчеләре, Татарстанга киләсебез килә, дип, үзләре дә мөрәҗәгать итә, безнең республика да чакыра ала, тик күбесенчә делегацияләр үзләре теләк белдерә икән. Кайбер очрашулар хәтта ярты ел алдан сөйләшеп куела.

- Барлык төбәк җитәкчеләренә дә бездә бик ошый, чөнки бөтен нәрсәне тәфсилләп аңлатып чыгабыз. Республиканың иң алдынгы нокталарын күрсәтәбез. Мин кәгазьләргә генә күмелеп утырмыйм, һәрвакыт хәрәкәттә. Дөрес, кайвакыт эштән соңарып кайтырга, ялларда да, бәйрәмнәрдә дә чыгарга туры килә. Дәүләт хезмәткәрләре турында уйдырмалар да сөйлиләр. Янәсе, без зур акчалар алабыз, ләкин бу алай түгел. Кайбер кешеләр дәүләт хезмәткәрләре өстендә нинди җаваплылык барлыгын белмиләрдер, - диде, Наталья Никитина. Инглиз теленнән тестны әйбәт яздым, ди, ә менә законнар турындагысын эшләгәндә кау­шап җибәргән.

24 яшьлек Мария Вьюгина - конкурста иң яшь катнашучы. Югары уку йортында белем алганда ук Татарстанның Хисап палатасында практика үтеп, шунда эшкә дә калган. Мария сүзләренчә, узган елгы конкурс хезмәттәшләре арасында зур кызыксыну уяткан.

- Әлеге конкурс - үзеңне һәм белемнәреңне сы­нау өчен яхшы мөмкинлек. Дәүләт хезмәткәренең дәрәҗәсе артсын иде. Ул бөтен нәрсәне эшли белергә тиеш. Иң мөһим сыйфатлары дип профессиональлек, намус һәм үз эшеңә, оешмаңа тугры булуны атыйм, - диде ул. Мария үз эшенең бер кимчелеген дә атый алмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading