Казанда 4-9 декабрьләрдә Бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасын саклау буенча Конвенция кабул ителүгә 50 ел тулуга багышлап халыкара форум эшли. Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган әлеге чарада Россия һәм дус булган БДБ, Азия, Африка, Латин Америкасы илләреннән 1 мең делегат катнаша.
Конвенция 1972 елда ЮНЕСКО башлангычында кабул ителгән, халыкара теләктәшлек тапкан. Әлеге документ кысаларында, дөньядагы иң кыйммәткә һәм саклауга ия мәдәни һәм табигать җәүһәрләре исемлеге барланган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләде.
— Татарстанда 173 милләт вәкиле дуслыкта гомер кичерә, милләтара һәм динара татулык хөкем сөрә. Бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасын саклау исемлегенә 50 ел эчендә 1154 объект теркәлгән. Казан Кремле, Болгар, Успенский соборы белән Зөя утрау-шәһәрлеге ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе тырышлыгында ирешелде моңа. Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулды быел. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде әлеге дата. Сәяси кыенлыклар вакытлы хәл. Россия Президенты Владимир Путин янына берләшеп, илебезне сакларбыз. Без ватанпәрвәрлек һәм гаилә кыйммәтләреннән бервакытта да баш тартмаячакбыз, - дип әйтеп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Казан абсерваториясенең дә ЮНЕСКО исемлегенә тәкъдим ителгәнлеген, “Адымнар” полилингваль мәктәпләренең уңышлы эшләве турында да телгә алды ул.
Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова үзенең чыгышында Татарстанда мәдәни һәм рухи мираска хөрмәтнең һәм саклауның көчле булганлыгын, шулай ук христиан һәм ислам диннәренең татулыгын искәртте. Россиянең тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Вершинин республикадагы мәдәни мирас корылмаларын ЮНЕСКО исемлегенә кертүдә Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең максатчанлыгын билгеләп үтте, Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавровның форумга котлау сәламен тапшырды. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның да сәламе ирештерелде. Россиянең табигать чыганаклары һәм экология министры урынбасары Мурад Керимов сүзләренә караганда, илнең эре компанияләре табигатьне саклауга өлеш кертә башлаган, Россиянең табигать һәйкәлләренә быел 1 миллион 800 мең кеше туристлык сәфәрләрендә булган.
— Казан Кремлен 2000 елда ЮНЕСКО исемлегенә тәкъдим иткәндә Кол Шәриф мәчете белән Воскресенское чиркәвенең Кремльдә янәшә торуы игътибар үзәгенә әверелгән иде. Шул вакытта “Яңарыш” фонды да оештырылды, ул халыкта яклау тапты. Татарстанда 60 тарихи корылма торгызылды. Тарихи-мәдәни мирасны торгызып, без рухи яңарыш та алабыз. Конвенциянең 50 еллыгын үткәрттермәскә теләүчеләр булуга карамастан, без бу датаны Татарстанда зурлап билгеләп үтәбез, — дип сөйләде Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, мәдәниятара әңгәмә буенча ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев.
“Евразия халыклары ассамблеясе” генераль секретаре Андрей Бельянинов:”Рухи мирас мәдәни мираска караганда тизрәк юкка чыга, шунлыктан рухи мирасны саклауга җаваплы карау кирәк”,-дип, гыйбрәтле сүзләр әйтте.
Кытай Халык Республикасының ЮНЕСКОдагы илчесе Ян Цзинь мәдәни һәм табигать мирасын саклауның мөһимлеген алга куйды. Пленар утырыш тәмамланганнан соң, матбугат очрашуында “Шәһри Казан” газетасы исеменнән биргән соравыма җавабында Ян Цзинь әфәнде: ”Россиядә һәм Татарстанда беренче мәртәбә булуым. Бик чибәр кызлар чәк-чәк тотып каршы алды, хисләрем ташый. Казан турында, Казанның данлыклы университеты турында, татар ризыклары турында ишеткәнем бар иде. Якыннан күреп, белеп китә алуыма шатмын”, — дип җавап бирде.
Форум кысаларында “Адымнар” полилингваль уку комплексында ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе киңәшмәсе дә була.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар