16+

Без өйдә юк, иркенләп урлагыз...

Республикада быелның сигез аенда 10350 урлашу очрагы теркәлгән.

Без өйдә юк, иркенләп урлагыз...

Республикада быелның сигез аенда 10350 урлашу очрагы теркәлгән.

- Бу төр җинаятьләрнең 80 проценты ачыла. Шулай да халык үз мөлкәтләрен саклауга җаваплырак карасын, битараф булмасын иде, - дип киңәш итте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Тимур Шакирҗанов министрлыкта үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Яшел Үзән районында - Казан шәһәренә терәлеп торган коттеджлар бистәсендә яшәүчеләрнең битарафлыгы шактый кыйммәткә төшкән. Узган җәйне Самара өлкәсеннән килгән «гастролер» бистәләрдәге өйләрдән һәм машиналар эченнән, иркенләп, акча, кыйммәтле әйберләр урлап йөргән. Кыр капкаларында сакчылар һәм шлагбаум бар дип, әлеге бистәләрдә яшәүчеләр төнге сәгатьләрдә машиналарын һәм хәтта коттедж ишекләрен дә бикләмәгәннәр.

Урлашуларны ачыклау бүлеге җитәкчесе Рәмис Газыймов Казанда банкоматлардан акча урлашу белән шөгыльләнгән берничә җинаятьчел төркемнең тотылганлыгын хәбәр итте.

- Башкаладагы ике банкоматтан 5 миллион сумга якын акча урланган иде. Шушы җинаятьне кылган өч кеше тотылды, алар Мари Эл Республикасыннан. Тәүлек дәвамында эшләүче банкоматларга күзәтчелек көчәйтелде, - диде Рәмис Газыймов.
Банкомат янында очрашу билгеләмәү, акча алучыларга банкомат экраны алдында озаклап кайнашмау хәерле. Бу зоналар - видеокүзәтү астында. Банкомат янында озак торган кешене полициянең яки сак хезмәтенең дежур төркеме тоткарлаячак.


Быел республикада 2354 кәрәзле телефон урланган, 1654 склад, кибет һәм офисларны «чистартканнар», 1240 очракта машина эченнән әйберләр урланган, 412 фатирны, 322 бакча өйләрен басканнар, 687 кесә караклыгы теркәлгән.



Полиция киңәшләре

Гаиләгез белән озак вакытка сәфәргә китәсегезне сөйләп йөрмәгез.

Йорт-фатир ачкычын туганнарыгызга яки ышанычлы кешегә генә биреп калдырыгыз.

Сәфәргә киткәндә, йортта-фатирда зур суммада акча калдырмагыз.

Йортның беренче катындагы фатир тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр куегыз.

Мөмкинлек булса, йорт, фатирга сак сигналы куйдыртыгыз.

Йортларның яки беренче каттагы фатирларның тәрәзә-форточкаларын (балкон тәрәзәләрен) ачык калдырмагыз.

Йорт-фатир ачкычлары югалса, ишек йозагын алыштыру хәерле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading