16+

Безнең урам бәйрәме җитте: журналистның һәркемдә һәм һәрнәрсәдә эше бар!

Безнең урам бәйрәме җитте: журналистның һәркемдә һәм һәрнәрсәдә эше бар!

Бәйрәм арты бәйрәм үтте, ниһаять, безнең көн дә килеп җитте. Бүген - Татарстан матбугаты көне. Әлеге бәйрәм беренче татар газетасы "Нур" чыга башлаган көнгә туры китереп сайланган һәм инде 20 елдан артык билгеләп үтелә.
Гаҗәп дәрәҗәдә кызыклы да, шул ук вакытта искиткеч җаваплы һәм авыр да һөнәр ияләре без - журналистлар. Республика, илдә барган хәлләрдән хәбәрдар булу гына түгел, район-авылларның да нинди кәеф белән яшәвен тою таләп ителә. Тиз һәм өлгер булырга, әмма шул ук вакытта "җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә" туры килә. Кызык инде, тик журналистның һәркемдә һәм һәрнәрсәдә эше бар!

Журналистның үткен каләме аша кемнәр, нинди темалар гына узмый! Мактаганда чамасын белеп мактарга, тәнкыйть утына тотканда объективлык турында онытмаска тиешсең.

Кайвакыт безгә канатланып-дәртләнеп эшләр өчен: "Журналистларыгызның ярдәменә өметләнәбез. Сез бит дүртенче хакимият", - дия-дия чын күңелдән ышанып, теге яки бу проблемаларын чишүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең күз карашларын күрү дә җитә. Ә ярдәмебез чыннан да тия. Укучыларыбыз, игелекле кешеләр ярдәме белән бергә кулга кул тотынышып бәлагә юлыкканнарга матди ярдәм күрсәтүдән башлап, абунәчеләрне бүген һәм хәзер борчыган сорауларга тиз арада җаваплар табуга кадәр. Андый очракларда алардан бигрәк үзебез катырак та сөенмибез микән әле? Бәйрәм көннәрендә менә шундый матур уйлар, эшләгән эшләребез турында язу табигый хәлдер.

Шулай да әлеге көн безнең, ягъни көндәлек газета чыгаруда катнашкан журналистларныкы гына түгел, ә күпсанлы укучыларыбызның, штаттан тыш хәбәрчеләребезнең дә уртак бәйрәме. Безнең белән бер дулкында булып, ирешкән уңышларыбызга сөенгән, кимчелекләребезне күреп, төзәтеп җибәргән, журналистларыбызның эшенә дөрес бәя биргән, "Шәһри Казан" белән дуслыкны саклаган укучыларыбыз, бу сезнең дә бәйрәм. Алга таба да ике арадагы дуслыкны югалтмасак иде. Россиянең барлык почта бүлекләрендә үтә торган Бөтенроссия язылу декадасы тәмамланып килә.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Россия почтасы каталогына кергән федераль басмаларга - 10, төбәкнекеләргә һәм җирле басмаларга - 15, башка агентлык каталогларындагы басмаларга 5 һәм 10 процент ташлама каралган. Форсаттан файдаланып калырга ашыксагыз иде! Газетаның икенче яртыеллыгына язылу исә июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге бәйрәм уңаеннан, тормыштагы вакыйгалары, хатирәләре белән уртаклашып редакциябез почтасына хатлар язган, һәрдаим матур, җылы, укылышлы язмаларын юллап торган штаттан тыш хәбәрчеләребезгә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булсак иде!

Сүз уңаеннан, бүген Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат чараларының баш мөхәррирләре белән очрашып, дәүләт бүләкләрен тапшыра. Аннан соң, "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Бәллүр каләм" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading