«Сез Россиянең спорт башкаласына әйләнеп барасыз, элек гадәти шәһәр генә булган Казан бүген Европа югарылыгына күтәрелә алды». Россия Президенты Владимир Путинның Универсиада алдыннан әйткән әлеге сүзләре йөрәккә сары май булып ятты. Ул Мәскәүдән килеп шулай ди әле, без менә үзебез дә мең дә беренче тапкыр күргән Казанның матурлыгына, күркәм үзгәрешләргә...
Августның ялларына туры килгән Төзүчеләр көненә ялгап сөйләвем инде: нәкъ менә аларның алтын кулларына, аларның һөнәренә рәхмәт. Җәйге челлә, кышкы суык һәм бураннар, яңгырлы-пычраклы көз дими, үз һөнәрләренең тәмен белеп эшли белгән кешеләргә тагын ни дисең ди. Әбиләр әйтмешли, кул-аякларыгыз сызлаусыз була күрсен! Сез төзегән яңа биналар, сез тергезгән яңа башлангычларның һәрберсе уңыштан гына торсын!
Безгә - Казан халкына исә, аларның кадерен белеп яшәргә язсын. Юк-юкта кайдадыр баш калкыткан вандаллык, җимерелгән-ватылган матурлык күренешләре безне урап узсын иде. Кыскача гына әйткәндә, матур шәһәрнең төзеклеген һәм чисталыгын булдыру гына аз, анда яши белү культурасы да комачауламый безгә. Төзегән һәр объект каршына видеокамера яисә бер полиция хезмәткәре билгели башласак, аңа алдан ук акча әрәм итеп төзеп торасы да булмас иде. Ул яктан да, Путин әйтмешли, гади шәһәр югарылыгыннан Европа дәрәҗәсенә күтәрелсәк иде.
Матур, төзек шәһәр, елмайган йөзләр, бәхет башкаласы - бөтенесе дә Казан турында була күрсен. Төзүчеләр үзләре дә бәйрәмнәрендә нәкъ шул теләктәдер, дип ышанабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар