16+

«Бика-Фест-2013»тә йолдызлар яңгыры

Рөстәм Бикмуллин исемендәге XII Республика яшьләренең музыкаль-поэзия фестивале сәләтле яшьләргә елдан-ел яңа үрләр яуларга ярдәм итә. Әлеге фестиваль күп кенә йолдызларның старт мәйданчыгына әверелде.

«Бика-Фест-2013»тә йолдызлар яңгыры

Рөстәм Бикмуллин исемендәге XII Республика яшьләренең музыкаль-поэзия фестивале сәләтле яшьләргә елдан-ел яңа үрләр яуларга ярдәм итә. Әлеге фестиваль күп кенә йолдызларның старт мәйданчыгына әверелде.

Җырчы Асылъяр, Илназ Сафиуллин, Ләйсән Әсхәтова, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах, атаклы шоумен һәм ди-джейлар - Фәнил Вакказов, Әбри Хәбриев һ.б. - Рөстәм Бикмуллин исемендәге фестивальнең канаты астыннан чыккан шәхесләр.
«Бика-Фест-2013» ике этапта узды. Беренче этапта катнашучыларның диплом-грамоталары тупланган портфолиолары бәяләнде. Фестивальнең аrt-директоры Айназ Гайниева сүзләренчә, «Бика-Фест-2013»нең төп үзенчәлеге булып быелгы сайлап алу туры Петровск бистәсендә урнашкан «Регина» отелендә оештырылуы тора. Фестивальнең тамырлары нәкъ менә шушы бистәдән башланып киткән.
Фестивальнең иң яхшы чыгыш ясаучылары 25 ноябрь көнне «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Бика-Фест»ның гала-концертында катнашты.
Ни өчен нәкъ менә «Бика-Фест»? Җавап үзен көттермәде. Рөстәм Бикмуллинны дус-ишләре, якыннары үзара «бикә» дип йөрткәннәр. Фестивальнең исеме дә шул кушаматтан барлыкка килгән, дип аңлатты фестивальгә нигез салучылар.
«Автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллин - балаларның сәләтен үстерүгә зур өлешен керткән шәхес. «Сәләт» яшьләр оешмасын оештыруда, балалар белән эшләүдә аның роле зур. Хәзер ул безнең арабызда юк. Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерер өчен, әлеге фестивальгә аның исемен бирергә булдык. Залда барысы да Рөстәмнең якын кешеләре. Әлеге фестиваль кысаларында без барыбыз да Бикмуллин гаиләсенә әверелдек», - дип сәламләде катнашучыларны Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр оешмасы генераль директоры Җәүдәт Сөләйманов.
Рөстәм Бикмуллин гаилә җанлы кеше була. Үзенең бу сыйфаты белән ул якын кешеләрен һәрвакыт сокландырган. Рөстәм Бикмуллинны искә алып, Җәүдәт Сөйләйманов аңа багышланган шигырь юлларын да укып үтте.
«Бика-Фест» фестиваленең эстафетасы быел яшьләргә тапшырылды. Фестивальне оештыручы Айназ Гайниева белән Ислам Вәлиев барлык өметләрне дә аклады дип уйлыйм.
Фестивальдә милли музыкага да, яңа төр экспериментларга да зур урын бирелде. Эстрада җырының иң яхшы башкаручысы номинациясендә беренче урынны Ильяс Саматов, халык җыры номинациясендә иң яхшы башкаручы дип Гөлсирин Абдуллина, иң яхшы автор-башкаручы булып Резидә Кәлимуллина, коллектив-башкаручы дип Алия Фәйзуллина белән Венера Шәкүрова, башка авторның әсәрен иң яхшы башкаручы булып Булат Фәсахов, үз әсәрен иң яхшы башкаручы дип Борис Булатников танылды. Энҗе Әхмәтҗанова, үзе язган җыры өчен, кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Фестивальнең махсус кунаклары Зөлфия Камалова үзенең оригиналь чыгышы, ә «Мавибиа» бию студиясе дәртле биюе белән тамашачыларның күңелен күрде. «Yummy Music Band» төркеме «Бика-Фест-2013» фестивален үткәрүдә бик зур роль уйнады. Артур «Mauzer Sax», саксофонда уйнап, фестивальнең ачылышын иң истә калган мизгелләрнең берсенә әверелдерде. Альбина Казыйханова белән Shirin Al-Ansi «Мин сине шундый сагындым» җырын заманча оранжировкада башкарды.
«Әлбәттә, әле фестиваль кысаларында башкарасы эшләр күп. Техник яктан камиллек җитеп белми. Катнашучылардан да күбрәк милли рухтагы чыгышлар булсын иде», - дип фикерен белдерде Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова. Жюри әгъзалары, киләсе елга кыллы инструментларда уйнаучыларны да көтеп калабыз, дип ассызыкладылар.
12 нче сезонын башлап җибәргән «Бика-Фест» фестивале электән килгән традицияләрне саклап, яңалыкка омтыла. Шуңа күрә, фестиваль үз дәрәҗәсен югалтмый. Киләсе елга да «Бика-Фест» яңа йолдызлар ачар дип көтеп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading