16+

Бүленгәнне – бүре ашар, бердәм булган – җиңү яулар

Журналистлар белән очрашуда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, сайлауларда җиңүче партия вәкиле буларак, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәислегенә үз кандидатурамны күрсәтәчәкмен, дип белдерде.

Журналистлар белән очрашуда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, сайлауларда җиңүче партия вәкиле буларак, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәислегенә үз кандидатурамны күрсәтәчәкмен, дип белдерде.

- Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатларын сайлау 2009 елдагы сайлаулардан берничә мәртәбә җанлырак булды быел. Сайлауларда катнашырга 11 партия гариза язды, 589 кеше депутатлыкка кандидат булып теркәлде, бер мандат өчен дүрт кандидат көрәште, - дип сайлау алды көннәрен искә төшерде Фәрит Мөхәммәтшин. - Республика парламентына сайлауларда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Рөстәм Миңнехановның абруе бик зур. Президент үзе «Бердәм Россия» партиясенә ышаныч һәм теләктәшлек күрсәткәч, халык республиканың сәяси аренасындагы тынычлыкны, партиядәге бердәмлекне сизде. Кызганыч, кайбер партияләр сайлаучылар белән эшлисе урынга үзара тарткалашып яттылар. Әйтик, бер үк шигарь астында эшләүче коммунистлар партиясенең КПРФ һәм «Коммунисты России» партияләренә бүленүенә һич тә сөенмим. Бу тарткалаш нәтиҗәсендә парламентта аларның мандатлары саны кимеде генә.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгән курс буенча республика икътисады үсештә, - дип дәвам итте сүзен Фәрит Мөхәммәтшин. - Юллар төзелә, фельдшер-акушерлык пунктлары сафка баса, торак йортларга һәм мәктәпләргә капиталь төзекләндерү үткәрелә. Югары тизлекле тимер юл магистрале төзеләчәк, муниципаль районнарны тоташтыручы юллар төзелә башлаячак. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республика шәһәрләрендә һәм авылларында 1200 халык җыены уздырды, әлеге җыелышларда халыктан 2,5 мең наказ кабул ителде. Без ул наказларны үтәп чыгачакбыз.

Матбугат конференциясендә Чирмешән, Апас, Алексеевск, Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Мөслим, Менделеевск районнарының, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай шәһәрләренең сайлауларда активлык күрсәткәнлекләре билгеләп үтелде.

- Казанда сайлаучыларның 70 проценты «Бердәм Россия» партиясенә тавыш бирде. Бу элеккеге еллар белән чагыштырганда, нык яхшы. Казанда Универсиада югары дәрәҗәдә узды, юллар, транспорт чишелешләре төзелде. Казанда барлык тармаклардагы үсешне күреп, казанлыларның «Бердәм Россия»гә мөнәсәбәте уңай якка үзгәрде. Җиңү бер көндә генә алынмады, ул еллар дәвамында килүче эшчәнлек, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин ахырда журналистларның сорауларына җаваплар бирде. Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Алинә Кабаеваның үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы сәбәпле, аның урынына Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин тәкъдим ителәчәген белдек. Шәхсән үзенә кагылышлы сорауга Фәрит Мөхәммәтшин:

- Җиңү яулаган партия вәкиле буларак, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәислегенә үз кандидатурамны күрсәтәчәкмен. Парламент эшчәнлегендә дә, чит илләр парламентлары белән эшчәнлектә дә тәҗрибәм бар. Татарстанда сайлаулар чиста һәм дөрес узды. Сайлаучыларга да, сайлау комиссияләренә дә рәхмәт! Хәзер алга таба эшчәнлек юнәлешләребезне билгелибез, - диде.

Алсу Тарханова, «Татарстан - Яңа Гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе:
- Халыкның аң дәрәҗәсе югары хәзер, буш вәгъдәләр биреп, ансат кына депутат булып булмый. Ахыргы нәтиҗә, ягъни күрсәтер эшләрең булу кирәк. Ни генә дисәң дә, «Бердәм Россия» партиясенең күрсәтер эшләре күп. Шушы партия башлангычында медицина учреждениеләре, балалар бакчалары төзелә, торак йортлар һәм мәктәпләр төзекләндерелә.

Сайлаулар алдыннан кайбер партияләрнең эчке дуслыгы җитмәве, фикер каршылыгында торулары фаш ителде. «Бердәм Россия» партиясе, киресенчә, үзенең бердәмлеген, максатчанлыгын танытты. Халык җыеннары оештырып, башкарган эшләрен сөйләде, яңа наказлар алды.

Гомәр Нуретдинов, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең профком рәисе:
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советында үзем дә депутат булып торган кеше, шунлыктан сайлауларның тыныч һәм матур үткәненә сөендем. Элек кандидатларның продукция өләшеп тә тавыш җыйган очраклары булды. Бүген инде мондый агитация хәлиткеч роль уйнамый, чөнки халык кемнең кем икәнлеген белә, башкарган эшләреңә карап бәя бирә. «Бердәм Россия» партиясенең башкарган хезмәтләре моңа үрнәк мисал. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да абруе зур, ләкин сайлауларда «Бердәм Россия» партиясенең кандидатлар исемлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның җитәкләве халыкта «Бердәм Россия» партиясенә ышанычны тагын да арттырды. Чаллы халкы сайлауларда активлык күрсәтте. «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятеннән дә ике кеше республиканың Дәүләт Советына депутат булып узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading