16+

Бүләк бирә күрмәгез!

Россиянең халык артистлары, бөтен дөньяда билгеле Эдгард һәм Аскольд Запашныйлар Казан зоопаркына ак арыслан бүләк итәргә телиләр. Әмма зоопарк бүләктән баш тартырга мәҗбүр.

Бүләк бирә күрмәгез!

Россиянең халык артистлары, бөтен дөньяда билгеле Эдгард һәм Аскольд Запашныйлар Казан зоопаркына ак арыслан бүләк итәргә телиләр. Әмма зоопарк бүләктән баш тартырга мәҗбүр.

«Сезнең зоопаркта ак арысланнар юк, ә без үзебезнең Фрэнкны сезгә бүләк итәр идек», - диләр егетләр. Фрэнкка 5 яшь, аның бәясе - 50 мең евро. Фрэнкны урнаштырасы килүләренең бер сәбәбе - аның гадәттән тыш юаш холыклы булуында. Цирктагы иң карт тигрга да инде 25 яшь икән. Тиздән пенсиягә чыгачак хайванны да яхшырак җиргә урнаштырырга кирәк булачак әле. Ә тоткынлыкта тигрлар гадәттә 10 елдан артык яшәми икән.
«Ак арыслан - безнең хыял. Әмма аңа яраклы вольерыбыз булмау сәбәпле, ул шулай хыялда гына калыр инде», - ди Казан зоопаркы директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Горбанева. Ә Запашныйларның бу төп шарты. Фрэнкны алар зоопаркка аңа кар барсына тудырылган кебек шартлар булганда гына бирәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading