16+

«Болгар – Туган тел» тагын да киңәя

Болгар музей-тыюлыгында икенче төбәкара «Болгар - Туган тел» форумы узды. Ул татар халкының мәдәни һәм рухи мирасын саклардай мохит булдыру, татар мәдәнияте, тел үзенчәлекләрен ачу, шулай ук төрле өлкәләрдә тел куллану практикасын җиткерү максатыннан үткәрелә. Форумда барлыгы 600­дән артык сәләтле бала катнашты. География дә елдан-ел киңәя генә бара. Татарстан шәһәр...

«Болгар – Туган тел» тагын да киңәя

Болгар музей-тыюлыгында икенче төбәкара «Болгар - Туган тел» форумы узды. Ул татар халкының мәдәни һәм рухи мирасын саклардай мохит булдыру, татар мәдәнияте, тел үзенчәлекләрен ачу, шулай ук төрле өлкәләрдә тел куллану практикасын җиткерү максатыннан үткәрелә. Форумда барлыгы 600­дән артык сәләтле бала катнашты. География дә елдан-ел киңәя генә бара. Татарстан шәһәр...

Болгар музей-тыюлыгында икенче төбәкара «Болгар - Туган тел» форумы узды. Ул татар халкының мәдәни һәм рухи мирасын саклардай мохит булдыру, татар мәдәнияте, тел үзенчәлекләрен ачу, шулай ук төрле өлкәләрдә тел куллану практикасын җиткерү максатыннан үткәрелә.
Форумда барлыгы 600­дән артык сәләтле бала катнашты. География дә елдан-ел киңәя генә бара. Татарстан шәһәр һәм районнарыннан гына түгел, ә Россия­нең татарлар күпләп яшәүче 11 төбәгеннән катнашучылар җыелган.
Быел «Болгар - Туган тел» аланында «Болгар радиосы» радиорубкасы эшләде. Анда радионың алып баручылары сменалап хезмәт куйды. Көн дәвамында балалар төрле секцияләрдә белем туплады, кызыклы шәхесләр белән очрашты, мавыктыргыч мастер-классларда катнашты, файдалы лекцияләр тыңлады.
Рәсми ачылыш тантанасына премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килгән иде. Ул балаларны һәм әйдаманнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
- Телләр белүче - иң бай кеше. Камил дәрәҗәдә туган телебезне, Пушкинны бүләк иткән рус телен, бүгенге көндә бик тә кирәк булган инглиз телен белегез, - дип киңәш бирде ул.
«Болгар - Туган тел» аланы дәвамлы булачакмы?» дигән сорау күпләрне борчый икән. Министр бу проектның алдагы елларда да оештырылачагын белдерде. Алай гына да түгел, планнар тагын да зуррак.
- «Болгар - Туган тел» форумында катнашырга теләүчеләр саны 400 меңгә җитте. Шуңа күрә икенче елга ике смена ясарга уйлыйбыз, - диде форумның башкаручы директоры Альберт Шакиров.
- Киләсе елга бирегә бер меңгә якын баланы җыячакбыз. Мондый мөмкинлекне булдырган өчен Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Спас районы хакимиятенә рәхмәт. Киләчәккә максатыбыз - без тагын да күбрәк булырга тиеш. Бу урын бөтен татар балалары очрашып, аралашу мәйданчыгы булырга тиеш, - диде Энгель Фәттахов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading